Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында балаларына тиешле алиментларын түләмәүче 29 кеше бар

ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән чираттагы видеобрифингта сүз алимент түләүдән качып йөрүче татарстанлыларның бурычлары хакында барды. Брифинг Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Игорь Безуевский һәм Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашында узды.

Республикада алимент түләү буенча бурычлар 3 миллиард 158 миллион сумнан арткан, барлыгы 20635 татарстанлының бурычы бар икән. Гүзәл Удачина әйтүенчә, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу проблема белән таныш, ул бурычларны кайтаруның төрле ысулларын куллану бурычын куйган. Мисал өчен, алимент түләмәүчене җинаять җаваплылыгына тарту, вакытлыча машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү, чит илгә чыгармау һәм башкалар. 
Балаларына тиешле алиментларын түләмәүчеләр безнең районда да бар. Суд приставларыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, алар 29 кеше. Ни кызганыч, алимент түләмәүчеләр арасында ирләр генә түгел, хатын-кызлар да бар. Безнең районда балаларга түләнмәгән алимент суммасы 2 миллион 500 мең сумга җыелган. Димәк, күпме бала тиешенчә тукланмаган, өс- башын яңарта алмаган дигән сүз. Югыйсә, һәркем баласы алдында бурычын үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев