Кайбыч районында эчкән килеш руль артына утырган ике автомобиль, бер трактор йөртүче тоткарланган
Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны ачыклау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә рейдларга чыга.
ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, 4 апрельдә Чүти авылында спиртлы эчемлек кулланган килеш “МТЗ-80” тракторы белән идарә итүче тоткарланган. 13 апрельдә Олы Кайбыч авылында яшәүче Үзәк урамында “ВАЗ-21114” автомобилендә туктатыла. Документларын тикшергәндә, аның спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыклана. 14 апрельдә шушы ук урында “Рено” автомобилендә Кече Кайбычта яшәүчене туктаталар, ул да сәрхүш хәлдә була. Әлеге өч очрак буенча да беркетмәләр район җәмәгать судына тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев