Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында иң яхшы вожатыйны ачыкладылар

"Иң яхшы вожатый" бәйгесендә районның төрле мәктәпләреннән унбер укучы катнашты. Вожатый нинди булырга тиеш?

Аның эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Вожатыйлар, бәйге биремнәрен үтәү дәверендә, бу сорауларга үзләре үк җавап та бирде.
Балалар һәм яшүсмер ләр хәрәкәтләре лидер ларын ачыклауга юнәлдерелгән бәйге 2000 елдан бирле үткәрелә. Ул “Татарстан варислары берлеге” иҗтимагый оешмасының брендлы проектына әверелде.
– Мәктәпләрдәге отряд вожатыйлары безгә пионерия вакытыннан ук килгән. Уку елы дәвамында алар, төрле чараларны үткәрүдә ярдәм итеп кенә калмый, үзләре дә мөстәкыйль рәвештә шундый чаралар оештыра, – диде “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгенең балалар хәрәкәте буенча методисты Екатерина Дмитреева.
Бәйгедә катнашучы вожатыйлар да әнә шундый актив, һәр җирдә өлгер укучылар булып чыкты. Алар, презентацияләр ярдәмендә, эшчәнлекләре белән таныштырды. Үзлә рен вожатый буларак ачып биргән җиде сыйфатны атады.
Борындык мәктәбеннән кил гән Айсылу Әбләизова вожатый актив булырга, тарихны яхшы белергә һәм туган җирен яратырга тиеш, дип саный.
Олы Кайбычтан Виктория Пашкина балаларны ярату гына аз, дигән фикердә."Вожатый – педагог та, тәрбияче дә, иптәш тә, балалар күңелен аңлаучы психолог та булырга тиеш. Балаларны ярату гына җитми, вакытыңны да, көчеңне дә кызганмыйча, үзеңне тулысынча аларга багышларга кирәк”, – ди ул.
Хуҗа Хәсәннән Варвара Таймасова, балалар белән эшләгәндә, һәрвакыт яңалык булырга тиеш, дип саный һәм үзе дә шуңа омтыла.
– Мин – өченче классларда вожатый. Әлегә тәҗрибәм зур түгел, ләкин кыска гына вакыт эчендә үземне чын вожатый итеп хис итәргә өлгердем, – диде ул. – Укучыларның төрлесендә төрле холык. Кечерәк булгач, уеннарны яраталар. Шуңа күрә, дәресләрдән соң, саф һавага уйнарга чыгабыз. Бертөрлелек хәтта олы кешене дә ялыктыра, шуңа да балалар тормышы мавыктыргыч булырга тиеш, дип саныйм.
Бәйгедә катнашучыларга төрле педагогик ситуацияләр тәкъдим ителде, аларга кызык лы, оригиналь җаваплар яңгырады. Жюри алдан әзерләп тапшырган портфолиоларга да бәя бирде. Олы Подберезье мәктәбеннән Анастасия Корнилованыкы иң яхшысы дип табылды. Башка вожатыйлар портфолионы төсле принтердан чыгартып әзерләгән, ә Анастасия аны үз куллары белән ясаган.
“Вожатый концерты” дип исемләнгән иҗади бирем игълан ителгәч, кызлар җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. Барысы да үзен тырыш, җитез һәм сәләтле итеп танытты. Нәтиҗәдә, Мөрәле мәктәбеннән Миләүшә Гобәева Гран-прига лаек булды (җитәкчесе Миләүшә Хәсәнова). Ул бәйгенең республика этабында район данын яклаячак. Беренче урынны Олы Подберезьедан Анастасия Корнилова яулады (җитәкчесе Елена Овечкина). Икенче урында – Кече Мәмедән Әнисә Хәйретдинова (җитәкчесе Людмила Галанская). Өченче урынга Хуҗа Хәсәннән Варвара Таймасова лаек булды (җитәкчесе Людмила Лукина). Иң яшь отряд вожатые дип Колаңгы мәктәбеннән Алинә Айдамирова танылды, иң игелекле һәм кайгыртучаны – Бәрлебашыннан Алена Ушакова, иң энергиялесе – Борындыктан Айсылу Әбләизова, заман белән бергә атлаучысы – Олы Кайбычтан Виктория Пашкина, иң ягымлысы – Кошманнан Гөлназ Сираҗиева, иң иҗади – Федоровскоедан Дилә Шаһизданова, иң эрудициялесе – Иске Тәрбиттән Эльвина Петухова.
«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Максим Смелов барлык вожатыйларга да дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев