Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"акциясенә йомгак ясадылар

Әле кайчан гына мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаган кебек иде, җәйге каникуллар инде тәмамланып килә, авгусның да нибары бер атнасы калып бара икән бит.

Балалар туйганчы ял итте, инде мәктәптәге дус-ишләрен сагыналардыр. Барысы да мәктәпкә җыенып беткәндер дип ышанасы килә. Яңа матур киемнәр, сумка һәм уку кирәк-яраклары алгач, балаларның күңеле тагын да үссә, әти-әниләрнең акча янчыгы шактый гына юкара шул. Күп балалы, аз керемле гаиләләргә ул-кызларын мәктәпкә җыендыру тагын да авыргарак туры килә. Шуңа күрә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрелә дә инде. Быел да ул безнең районда оешкан төстә узды. Күркәм традиция буенча, бу атнада әлеге хәйрия акциясенә йомгак ясадылар. 
Алдагы елларда район мәдәният йортында үткәрелгән тантаналы чара быел «Кайбыч» боз мәйданында гөрләде. Ул 22 август – Россия Федерациясе флагы көненә туры килде. Мәйдан ак, зәңгәр, кызыл төстәге шарлар белән бизәлгән, шунда ук «Россия – бөек кешеләр иле», «Ныклы гаилә» баннерлары янында фотога төшәргә дә мөмкин иде. Чүти мәктәбеннән килгән «Зөбәрҗәт» бию төркеме чыгышыннан соң, мәйданга быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк укучыларны һәм аларның укытучыларын чакырдылар. Алар районда барлыгы 134 бала. Узган еллардан аермалы буларак, быел беренче класска укырга баручыларның барысына да уку әсбаплары салынган портфельләр тапшырдылар. 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк малай һәм кызларга ак юллар теләде һәм акцияне үткәрүдә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт әйтте: 
- Бүген шундый матур итеп киенеп бәйрәмгә килгәнсез, барыгызга да укуыгызда уңышлар телим. Мәктәп еллары гомергә истә калырлык булсын, тырышып укыгыз. Быел без 380нән артык баланы сөендерәбез. Шушы акциягә кушылып, укучыларны шатландырган өчен оешма-предприятие коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә олы рәхмәтемне ирештерәм. 
Район мәктәпләренең төрле сыйныфларында белем алучы укучыларга уку кирәк-яракларын һәм кием-салымны тантанага махсус килгән җитәкчеләр тапшырды. Безнең район белән даими хезмәттәшлек итүче, килгән саен Кайбычны, аның балаларын яратып китүче «Наз» хәйрия фонды Президенты Нурания Сәйфетдинова бу юлы балаларга уку әсбаплалы җыелмасы, ә беренче класска баручыларның укытучыларына бүлмә гөлләре алып килгән. 
Һәр елдагыча, элемтәчеләр быел да махсус бүләк - дүрт балага уку-язу әсбап лары тутырылган портфельләр әзерләгән. Эчке эшләр бүлеге өч баланы мәктәпкә җыендырган. 
"Гаилә гаиләгә ярдәм итә" акциясе дә укучыларга мәктәпкә җыенырга булышлык итүнең махсус чарасы булып тора. Социаль яклау бүлеге тарафыннан район мәктәпләре волонтерлары, мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә, "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, быел ул бишенче тапкыр үткәрелде. Бу акция кысаларында якшәмбе базарында махсус куелган савытка кемдер акча салды, кемдер уку кирәк-яраклары һәм кием-салым калдырды. Кыс касы, теләге булган һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ балаларга әлеге акция барышында җыелган акчага алынган уку-кирәк яракларын тапшырдылар. 
Кайбычта бүгенге көндә 212 күп балалы гаилә бар, аларда 680 бала тәрбияләнә. Быел дүрт баласы мәктәпкә бара торган биш гаилә бар. Ә Федоровскоеда яшәүче Ирина һәм Дмитрий Ивановлар биш бала тәрбияли, быел аларның барысы да мәктәпкә белем алачак. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мондый тырыш, күп бала тәрбиләүче гаиләләрнең күп булуын теләп, Ивановларга кыйммәтле бүләк тапшырды. 
- Тормыш иптәшем агрофирмада каравылчы, үзем авылыбыздагы балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшлим, - диде Ирина. - Кечкенәбез Никита быел беренче класска, Мария дүртенчегә, Евгения бишенчегә, Виктория җиденчегә, Александр тугызынчыга бара. Биш баланы мәктәпкә җыендыру җиңел булмады, билгеле. Әнием дә ярдәм кулы сузды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә балаларыбызны ел саен катнаштыралар. Быел менә бөтен гаиләбез белән килдек. Шулай матур бәйрәмгә чакырулары өчен җитәкчеләргә, оештыручыларга зур рәхмәт. 
Белем йортлары укучыларны көтә, балалар да мәктәпкә әзер. Бик тиздән сихри кыңгырау яңа уку елына старт бирер һәм мәктәпләр яңадан балаларның шат авазына күмелер. Быелгы уку елы да барлык укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен уңышлы булсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев