Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында әниләр имтихан тапшырды

Укучы балалары булган әти-әниләргә мәктәп елларын онытырга бирмиләр хәзер.

Чыгарылыш укучысы булган вакытларыңны искә төшерәсең, бүгенге балаларның ничек имтихан тапшырганнарын беләсең киләме – белем учагына рәхим итеп, бу сынауны үзең үтеп карый аласың. Олы Кайбыч мәктәбендә үткәрелгән “Ата-аналарның бердәм республика имтиханын тапшыру көне” акциясендә катнашып,  безнең районның әти-­әниләре дә  шундый сынау узды.  Кайбычта узган имтиханда 15 әни катнашты. Алар татар теленнән булган белемнәрен сынады. 

Вакытлары тыгыз булуга  да карамастан, әниләр, эштән сорап булса да, имтиханга килгән. Арада төрле һөнәр ияләре бар, яшьләре дә төрлечә. Шулай да барысының да максаты бер – балалары да киләчәктә бу сынауны үтәчәк, аңа кадәр моны алар үзләре кичерергә, улын яисә кызын психологик яктан әзерләргә тиеш. Имтихан алдыннан әниләргә уңышлар теләгән район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров та акциянең әнә шул ният­тә оештырылуын әйтте.
– Безнең максат – белем тирәнлеген тикшерү түгел, әти-әниләрне имтиханнарның техник ягы, нинди тәртиптә узуы белән таныштыру, – диде ул. – Сездә дә, балаларыгызда да – курку хисе булыр­га тиеш түгел. Иң мөһиме – һәр эшне башлаганда үз-­үзеңә ышаныч кирәк. Шул вакытта гына аның уңышлы нәтиҗәсен күреп булачак.
Имтихан өчен билге куелмый, аның нәтиҗәсе бернәрсәгә дә йогынты ясамый.  Шулай да кайбер әниләрнең дулкынлануы сизелә. Телефоннарын, сумкаларын аерым бүлмәдә калдырып, имтихан тапшыручылар металл рамка аша үтте, паспортларын күрсәтте. Исемлек буенча берәм-берәм күзәтү камерасы урнаштырылган аудиториягә керделәр. Мәгариф бүлеге методисты Энҗе Гарифуллина имтиханны үткәрү тәртибе, таләп­ләр турында  аңлатканнан соң, сынау материаллары таратылды. Теркәү бланкын тутырып, биремнәрне үтәргә керештеләр. Класста тынлык урнашты. Егерме биш минутлап вакыт узгач, имтихан бирүчеләр эшләрен тапшырып чыга да башлады, ике сәгать вакыт бирелсә дә, аның хәтле утыручы булмады. 
– Безнең гаиләдә быел ике чыгарылыш – улыбыз Илмаз Олы Кайбыч мәктәбенең унберенче, кызыбыз Илфия авылыбыз мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлый, – диде Кошманнан Нурия Сәлахова. – Имтиханнарны билетлар буенча тапшырып үскән буын без.  Шуңа күрә замана сынауларының ничек үткәрелүен укып һәм ишетеп кенә белә идем. Бүген аны үземә тапшырырга насыйп булды. Тәртибен дә, балаларыбызның ниләр кичергәнен дә беләм инде хәзер.
Федоровскоедагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Миләүшә Миңнуллина имтихан биремнәренең катлаулы булмавын әйтте. «Җавап­ларны бланкка күчереп язу гына кыенгарак туры килде», – диде ул.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева узган ел рус теленнән әти-әниләр өчен үткәрелгән имтиханны тапшырган иде, бу юлы да белемнәрен сынап карарга булган.
– Иң соңгы өченче биремдә текст буенча эссе-инша язарга кирәк иде. Мөхәммәт Мәһдиевның «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән өзекләр икәнлеген күргәч, алдагы биремнәрне тиз-тиз эшләп, шуңа керешәсем килде, –диде ул. – Аны үтәү өчен күп итеп укырга кирәклеген аңладым. Китап белән дус булмаган укучылар әсәрне анализлый алырмы икән дигән уй килде. Филология факультетын күптән тәмамлап, татар телен укытмаганга озак вакыт үтсә дә, белемнәр онытылмаган. Имтихан алдыннан бераз кабатлыйм әле дип дәреслекне ачуга, барысы да искә төште.
Имтихан тапшыручыларның эшләрен татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан торган эксперт төркеме комиссиясе тикшерде. Иң яхшысы дип Чулпан Камалиеваның эше табылды. Комиссиядәгеләр һәркемнең хәленнән килгәнчә балл җыюын, нәтиҗәләрнең канәгатьләнерлек булуын әйтте, укучыларның да имтиханнарны әниләре кебек уңышлы тапшыруын теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында әниләр имтихан тапшырды