Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында Өченче буын университеты эшли

Октябрьнең унысыннан Өченче буын университеты үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Безнең районда әлеге университетта белем алучы “студент”ларның дүрт группасы тупланды.

Россия Пенсионерлар берлегенең Кайбычтагы җирле бүлеге рәисе Евгения Стерякова әйтеп узганча, университетта укучы пенсионерлар компьютерда эшләргә өйрәнә, хокуклары, туган як турындагы белемнәрен арттыра, сәламәтлекләрен ныгыту буенча төрле занятие­ләр үткәрелә. Ульянково төп мәктәбендә компьютерга өйрәтү буенча ачылган курсларда өлкән яшьтәге 12 кеше шөгыльләнә. Аларны һәр чәршәмбе саен Бәрлебашы төп мәктәбенең информатика укытучысы Илфак Фәсхетдинов өйрәтә. “Студент”лар интернет серләренә гыйнвар аена кадәр өйрәнәчәк. 
Өченче буын университетының тагын бер төркеме Ульянково мәдәният йортына йөри. Алар белән мәдәният йорты методисты һәм китапханәче бию терапиясе үткәрә. Бу университет эшчәнлегендә әле яңа юнәлеш, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар анда яратып йөри. 
Кече Мәме авыл җирлегендә яшәүче өлкән буын кешеләре туган як тарихын өйрәнә. Колаңгы авыл җирлегендә яшәүче пенсионерларга хокук нигезләрен өйрәнү файдага булачак, чөнки көндәлек тормышта төрле хәлләргә юлыгуың бар бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев