Кайбыч районында терлек азыгы хәзерләү югары темпларда дәвам итә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 июльгә барлыгы 4200 тонна печән, 57000 тонна сенаж, 146 тонна витаминлы яфраказык хәзерләнгән. Бу – бер шартлы терлеккә бүлеп исәпләгәндә, 15,4 центнер азык барәмлеге туры килә дигән сүз.
Терлек азыгы хәзерләү “Дубрава” җәмгыяте филиалларында, “Родина” хуҗалыгында оешкан төстә бара. Беренче филиалда барлыгы 878 тонна печән (планга карата 25,9 процент), 14238 тонна сенаж салынган. Сенаж салу планы әлегә 96,2 процентка үтәлгән. Шул ук вакытта 64,9 тонна яфраказык хәзерләргә өлгергәннәр. Икенче филиалда печән хәзерләү планы 11,3 процентка үтәлсә, биредә сенаж салуга өстенлек бирелә. Азыкның әлеге төре 23076 тонна салынган. Бу – планга карата 112 процентка туры килә. Малларның баш саны иң күп тупланган өченче филиалда да бу юнәлештә эшләр оешкан төстә бара. Биредә 686 тонна печән, 19924 тонна сенаж, 46,2 тонна яфраказык хәзерләнгән. “Родина” хуҗалыгында 631 тонна печән (планга карата 111,2 процент), 2288 тоннасенаж (планга карата 92,3 процент), 4,4 тонна яфраказык хәзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә бүлеп исәпләгәндә 22,7 центнер азык барәмлеге дигән сүз. Башка хуҗалыкларда да терлек азыгы хәзерләү эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев