Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында Уфадагы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча спектакль куйды

Әлеге спектакль «Буа: диалог киңлегендә» Халыкара театр фестивале кысаларында куелды. Фестивальдә илебездән генә түгел, чит илләрдән дә килгән театрлар да катнаша 

Уфа шәһәренең Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры артистларының Кайбыч районына әле беренче генә тапкыр килүләре.Татарстанның танылган драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Эзләдем, бәгърем, сине» мелодрамасын тәкъдим иттеләр тамашачыларга. Бу хакта газета сайты хәбәр итә. 
Башкортстан артистлары белән бергә Мәскәү вәкилләре – театр сәнгате өлкәсендәге эксперт Советы рәисе, әйдәп баручы театраль тәнкыйтьче Александр Вислов, бүгенге көндә сәхнәгә куелган спектакльләр турындагы бик күп мәкаләләр авторы, тәнкыйтьче Анна Банасюкевич, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннан тәнкыйтьче Нияз Игъламов, Буа дүләт драма театрының репертуар буенча редакторы Наилә Гайнуллина килгән иде. Мондый составтагы визит юкка гына түгел: әлеге спектакль «Буа: диалог киңлегендә» Халыкара театр фестивале кысаларында узды. 15-24 май көннәрендә узучы фестивальдә 23 театр коллективы катнаша. Наилә Гайнуллина әйтеп узганча, фестивальгә Мәскәү, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Кабардино-Балкария, Казахстан, Швецария, Әзебайҗаннан да килгәннәр. Артистлар Буа шәһәрендә генә түгел, ә Кайбыч, Апас, Тәтеш районнарында да чыгыш ясый. 20 майда Буаның үзәк паркында Халыкара театр фестивален ачу тантанасы булды һәм анда башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та катнашты. Ә кич белән Башкортстан артистлары Кайбыч сәхнәсендә чыгыш ясады. 
Тамашачылар спектакльне яратып кабул итте. Әлеге мелодрама физик мөмкинлекләре чикле булып, инвалид коляскасында гына утыручы егет белән кыз язмышы аша мәхәббәтнең олы хис булуы, җылы сүзгә сусаган җаннарга канат куюы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Рәхимҗан исемле егет, күңеленә тынгы тапмыйча, телефоннан теләсә нинди номерлар җыя-җыя, матур тавышлы Нурсинә исемле кызга тап була. Әкренләп дуслашалар, еш шалтыратыша башлыйлар, үпкәләшүләр дә була, бер-берсенә үзләре турында сөйлиләр, хыялларында булса да бергә бииләр, Рәхимҗан гитарада уйнап җырлый. Әмма очрашу турында сүз чыккач, каршылыклар килеп туа. Нурсинә үзенең гарип кыз булуы турында әйткәндә, Рәхимҗанның да шундый ук язмышлы егет булуын белми шул әле. «Без көчле рухлы кешеләр», «Безне беркем дә кызганмасын, мескен кешеләр түгел лә без». Рәхимҗанның бу сүзләре спектакльдә кызыл җеп булып ятты. Яшь артистлар Артур Кәбиров белән Гөлнара Казакбаева үз рольләрен оста башкардылар. 
- Халыкара фестивальдә катнашучы Башкортстан артистларын Кайбыч сәхнәсендә күрүебезгә шат без. Татарстанга чиктәш бу республика белән ике арадагы дуслык инде күп еллар дәвамында дәвам итә. Телебез дә, гореф - гадәтләребез дә уртак безнең,- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, артистларга рәхмәт әйтү, Кайбыч истәлеге итеп бүләкләр тапшыру өчен сәхнәгә күтәрелгәч.- Ике генә артист катнашындагы спектакль дә була икән. Күңелгә үтеп керерлек итеп уйнадылар, инвалидларның яшәү өчен көрәшүләрен, җылы сүзгә, игътибарга мохтаҗ булуарын, назга сусаган күңелләрнең яратуга хакы барлыгын тулсынча ачып салдылар.Тамашачыларны гыйбрәт һәм үрнәк алырга этәрә торган әсәр бу. 
Мелодрама тамашачыларны битараф калдырмаган, тамашадан соң, инстаграммда спектакльдән фотолар куеп, фикерләре белән уртаклаштылар. 
- Ике актер уйнавындагы спектакль искиткеч булды! Көчле, фәлсәфи, тәрбияви, уйландыра торган! Актерлар, режиссер, хореограф, ут куючыларга, сез булдырдыгыз, дип әйтәсе килә. Авторның халыкка ни әйтергә теләгәнен тулысынча ачып бирә алдылар,- дип яза Иске Чәчкабта яшәүче һәм балалар сәнгать мәктәбе педагогы Резедә Хисамова. 
- Бу спектакльне караганда хәтта ирләр дә елады,- дип язган Картлар һәм инвалидлар йөорты директоры Алсу Гыйләҗева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев