Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында юллар чистартуга зур игътибар бирелә

Быелгы кыш үзенең салкыннары, бураннары белән гаҗәпләндерүдән туктамый. Күпләп кар явуның беренче дулкыны яңа ел каникулларына туры килсә, икенчесе ай урталарында булды. Кайбыч метеостанциясе начальнигы Рания Садриева хәбәр иткәнчә, 16 гыйнварда гына ике декада нормасына туры килерлек кар яуган. Районның юлчылары һәм коммуналь хуҗалыгы хезмәте, Кайбыч халкы кар көртләрен ничек җиңгән соң?

16 гыйнвар иртәсендә башланып киткән буран төнлә генә тынды. Кар шулкадәр күп яуды, юлчылар юлларны чистартырга чак кына өлгереп барды. Шуңа карамастан, Кайбыч районында бер генә юл да ябылып тормады. “Тат-автодор” акционерлык җәмгыятенең Апас филиалының Кайбыч участогы начальнигы Илгиз Сабиров хәбәр иткәнчә, юлчылар иртәнге сәгать 4-5тән башлап, озынайтылган график белән көчәйтелгән режимда эшләде. Юлчылар гадәттәгечә үз маршрутлары буенча ике юнәлештә чыгып китә. Чәршәмбедә юлларда җиде берәмлек техника: өч “КамАЗ” Каргалы, Байморза, Камыллы, ике грейдер Олы һәм Кече Урсак юнәлешендә юлларны кардан чистартса, ике “МТЗ” тракторы юл кырыендагы киртәләр яннарын кардан арындырды, тыкрыкларны транспорт үтәрлек хәлгә китерде, “Вольво” автомобиле өч сменада тәүлек әйләнәсе эшләде. Иртәнге сәгатьләргә барлык юллар транспорт тоткарлыксыз үтәрлек итеп чистартылган иде. Шулай итеп, буран Кайбычта мәктәп автобуслары йөрешенә киртә булмады.
– Торак-коммуналь хуҗалыгы эшчеләре буран вакытында аврал режимда эшләде, – дип хәбәр итте район торак-коммуналь хуҗалыгы начальнигы Фәннүр Зиннуров. – “КамАЗ” автомобилендә һәм өч тракторда район үзәге эчендәге юлларны Илгиз Миңнуллин, Ирек Идиятуллин һәм Фәрит Карибуллин чистартты. Тротуарларны мини-төягечтә Рузалит Җәләлиев һәм эшчеләр кул белән чистартты. Бу көндә хәлне аңлап эш итүләре өчен мин аларга рәхмәтле, вакыт белән исәп¬ләшмичә, ялсыз, шимбә көнне дә караңгыга кадәр кар көртләрен чистарттылар. Әлеге эшне алар хәзер дә дәвам итә, транспорт йөри торган юлларны кардан арындыралар.
Авыл җирлекләрендә дә бу көнне эш кызу барды. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина әйтүенчә, үзара салым акчасы урамнарны кардан чистартуда зур ярдәм булып тора.
– Авыл җирлегендәге дүрт авылдагы юлларны җирлекнең “МТЗ” тракторында Фәрит Зиннуров ачып тора. “МТЗ” үтә алмаганда ул үзенең куәтле шәхси тракторы белән чис¬тарта. Аның тарафыннан бу хәйриячелек эше дә, шуңа халык аңа бик рәхмәтле, –диде ул.
Кыенлыклар булуга карамастан, башка авыл җирлекләрендә дә юлларны чистартып торганнар. Аларның кайберләрендә, әйтик, Багай, Олы Подберезье авылларында “Алтын кырлар” һәм “Гөбенә” агрофирмалары ярдәмгә килгән.
– Җирлекнең биш авылындагы юлларны чис¬тартырга бер трактор гына өлгерә алмый, шуңа күрә, бик кирәк булганда, шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллинга мөрәҗәгать итәбез. Кече Подберезьега кадәр юлны Кайбыч юл участогы хезмәтчәннәре ачса, авыл эчендә агрофирма техникасы белән чистарттык. Сосновка һәм Пләтәни авылларында кайбер кыенлыклар булды, хәзер аларда да юллар чиста, – дип аңлатты Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев.
Карлы кышта өлкәннәргә дә җиңел түгел. Ярдәмгә мәктәп укучылары килә. Аларның өлкән яшьтәгеләргә булышуы турында мәктәпләрнең инстаграмга куелган фотолары аша да белергә була иде.
– Мәктәпнең бишенче-тугызынчы класс укучылары Бәлидә ялгыз яшәүче Валентина Титова, Валентина Яшина, Маргарита Тарасова, Анастасия Рожкова, Колаңгы станциясендә яшәүче Зинаида Козлова һәм Нина Вохромееваны шефлыкка алдылар. Безнең волонтерлар аларда кар көриләр. Болардан кала, укучылар ветеран-укытучы Фәһимә Мостафинага да ярдәм итә. Өлкәннәр аларга рәхмәт әйтә, чәй белән сыйлыйлар, бик теләп истәлеккә фотога төшәләр, – диде Колаңгы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Мөхәммәтҗанова.
Без табигать казасы дип караган күпләп кар яву, бер карасаң начар түгел. Күп кар – мул уңыш хәбәрчесе дигән өмет тә бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев