Кайбыч районының мәдәният хезмәткәрләре көз нигъмәтләреннән күргәзмә тәкъдим итте. Фотолар.
Һәр көнебезгә сөенеп кенә торырлык, муллык чорында яшибез. Күңелеңә хуш килгән яшелчә һәм җиләк-җимешне җаның күпме тели, шулкадәр үстереп була.
Орлык эзләп шәһәргә чыгып китәргә кирәкми, үзебезнең Кайбыч кибетләрендә дә саталар. Үсентеләргә хәтле алырга була. Ялкауланмыйча үстер генә !Районның мәдәният хезмәткәрләре дә, әнә, иренеп тормаганнар, быел бакча җимешләре мул булган. Алар үстергән уңышны район мәдәният йортында оештырылган «Көзге кәеф» дип исемләнгән күргәзмәдә күрергә була иде.
Авыл җирендә бакчада ни үсә, барлык көз нигъмәтләре дә шушы күргәзмәдә урын алган иде. Иҗат кешеләре булуы әллә каян күренеп тора: китапханәчеләр, клуб методистлары, фантазияләрен эшкә җигеп, аларны төрле әкият геройларына әйләндергәннәр, башка төрле образларга керткәннәр.
Бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына сентябрь аенда 190 ел булды. Кече Мәменең мәдәният хезмәткәрләре композицияләрендә әлеге бөек рус язучысының иҗатын күрсәткән. Анда “Төлке белән торна”, “Өч аю”, “Куян белән керпе”, “Төлке белән тычкан”, “Агай ничек итеп казларны бүлгән” әкиятләре урын алган. Афанасьевканың мәдәният хезмәткәрләренең күргәзмәсе дә бай эчтәлекле иде. Оста куллар уган, кишер, чөгендер, баклажанны чәчәккә әверелдергән. Фонтанга хәтле бар иде. Челтерәп аккан су тавышына кошлар сайравы кушылды. Әйтерсең лә урман уртасындагы чишмә буенда басып торабыз. Агач гөмбәләрен дә әрәм итмәгәннәр. Клуб методисты Гүзәл Гыймадиева - Иске Чәчкабның “Ак калфак” ансамбле солисты да. Ул гөмбәләрдән әлеге ансамбльнең һәр җырчысын ясаган, аларга матур күлмәкләр дә киерткән. Корноухово клубы методисты һәм авыл китапханәчесе икмәккә дан җырлаган. Ульянково һәм надеждинолылар бүгенге көндә актуаль булган демографияне яхшырту мәсьәләсен күрсәтергә тырышкан. Олы Тәрбиттән килүчеләр күргәзмәләрен рус шагыйрьләренең көзгә багышланган шигырьләренә нигезләнеп ясаган. Иске Тәрбитнең мәдәният хезмәткәрләренең композициясе “Көзге фантазия” дип аталды. Соравыллылар Маша белән Аюны алып килгәннәр. Кече Урсак авылы китапханәчесе Данис Йосыпывның китапларны күп укуы күренеп тора. Әкият геройларын ясаганнар. “Бүген сезгә кунакка дуңгыз малае Мыркылдык, керпе баласы Керпелдек, көзге кояш Елмай килде”, - дип таныштырды ул.
Олы Подберезье, Кече Подберезье һәм Каргала районыбыздагы милләтләр дуслыгын, борындыклылар кунакчыл татар кызын, салтыйганлылар ярминкәне сурәтләгән, багайлылар витаминнар букетын ясаган. Калган авыл җирлекләре дә тырышкан. Берсен мактап, икенчесен яманлый торган түгел. Балалар сәнгать мәктәбе фотога төшү зонасын булдырган. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре көз фасылына багышланган матур әдәбият әсәрләрен туплаган.
- Яз – күз өчен, көз – авыз өчен, ди татар халык мәкале. “Көзге кәеф” күргәзмәсендә барыбыз да шуны күрсәтергә тырыштык, - диде Борындык клубы методисты Илсинә Хөснетдинова.
Тырышлыклары бушка китмәгән, күргәзмәдән осталыкларына сокланып, кәефебез тагын да күтәрелеп кайттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев