Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының мәктәп директорлары Бөтенроссия форумында катнашты

Район мәктәпләре директорлары Казандагы милли тикшеренү техник университеты – КАИ да узган “Россия педагоглары: мәгариф өлкәсендәге инновацияләр” дип исемләнгән Бөтенроссия форумында катнашты. Анда балаларга мәктәпкәчә, гомуми һәм һөнәри-техник белем бирүче меңнән артык педагог катнашкан.

“Россия педагоглары” форумы дирекциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Россия” партиясе, Россиядәге “Белем” җәмгыяте һәм башкалар оештырган бу чара РФ Президенты администрациясе ярдәме һәм теләктәшлеге белән узган. Анда җәмгыятьнең киләчәге – яңа буын кешеләре тәрбияләүгә, уку-укытуның сыйфатын арттыруга зур игътибар бирелгән. Форумда катнашучылар яңа интерактив технологияләр, робот техникасы, заманча лабораторияләр, белем бирүдә кулланылучы җиһазлар, танылган нәшриятларда басылган уку әсбап¬лары белән дә танышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев