Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч сөт җыючылары антибиотиклы сөттән зарлана

Шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар белән чиртатагы очрашу аеруча җанлы барды.

Алар җыелышта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәcьәләләре буен-ча урынбасары Эльвира Заһидуллинага зарларын җиткерделәр. Үзәкләренә үткәне – шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең составында еш кына антибиотиклар табылуы, кайберәүләрнең сөтләренә су кушуы, хәтта сепарат сөтенә кадәр тапшырулары. Ә авыл халкының моның белән килешәсе килми, сөткә бәяне киметү өчен юри шулай эшлисез, дип әйтәләр икән. Рәмис Хәялиев бу хакта алар белән сөйләшүләр алып барылачагын әйтте. 

Авылда сыер асраучылар сөт тапшырып көн итә, сыер – туендыручы, авыл кешесенең карап торганы. Шуңа да сөт акчасын көтеп алалар, газына, утына шуннан түлиләр, балаларына кием алалар дигәндәй. Сөтне дәүләткә сатып алу бәяләре генә мактанырлык түгел. Шуның өстенә, авыл кешесенә бөтенләй ят булган антибиотиклы сөт төшенчәсе килеп керде. Гомер буе сөт тапшырып, бу сүзне беренче тапкыр гына ишетүчеләр дә бар. «Элек сөт ник андый булмады икән соң?», – дип аптырыйлар. Сөтнең сыйфатын антибиотикка тикшерә башлагач, яңа проблема белән очраштылар. Андый сөтне кабул итү бәясе түбәнәя, әле ярый кабул итсәләр. Бу, үз чиратында, иртә таңнан торып көтү куган, кичен чебен-кигәвен белән көрәшә-көрәшә сыер сауган авыл апаларының кесәсенә шактый суга. 
– Без шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне бергә – уртак цистернага салабыз. Чиста сөткә сыйфатсызы кушылгач, барысын да боза. Берничә авыру сыерның сөте аркасында барлык сөт тапшыручылар да табышын югалта, зыян күрә. Сыерын антибиотиклар белән дәвалатучылар тапшырган сөтне, әгәр ул үзе безгә бу турыда әйтсә, аерым савытка салыр идек. Ә бәясен баш-каларга түләгән кебек түләргә дә риза. Без ветеринария врачларыннан да ярдәм көтәбез, алар бит кемнең сыерын дәвалаганын белә, – ди сөт җыючылар. 
Районда сөт җыю белән ун кеше шөгыльләнә, барысы да шушы фикердә, җыелышта да бер-берсен бүлдерә-бүлдерә чыгыш ясадылар. Очрашуга Корноуховодагы сөт кабул итү пункты җитәкчесе Илнар Зәйнуллин да килгән иде. 
– Сөтнең составында антибиотик ачыкланса, аны сөт эшкәртү предприятие-сенә бөтенләй кабул итмиләр. Мондый сөтне Саратовтагы коры сөт ясаучы комбинатта литрын 10 сумнан гына алыр¬га мөмкиннәр. Без ничәдер тонна сөт өчен генә анда кадәр машина куа алмыйбыз бит инде. Антибиотиклы сөтнең литрын 13 сумнан гына кабул иттек. Ә сыйфатлы сөт өчен 17 сумнан түлибез. Сөт тапшыручыларның күпме акча югалтуы сүзсез дә аңлашыла. 
Сыйфатсыз сөт сатудан югалган акчаларны башкарма комитетның терри-ториаль үсеш бүлегенең баш белгече Гөлчәчәк Гафиятуллина белән бергә са-нап та бирделәр. Мәсәлән, Бортаста яшәүче Суфия Биктаһирова берничә авылдан сөт җыя. Биш көн эчендә 9 тонна сөт җыйган. Сөтнең литрын 17 сумнан кабул иткән булсалар, 154 мең сум акча түләнгән булыр иде, антибио-тиклы булу сәбәпле аны 13 сумнан кабул иткәннәр, шул сәбәпле 35 мең сум акчаларын югалтканнар. Олы Тәрбиттән сөт җыючы Владислав Леонтьев өлешенә 61 мең сум туры килә. Бу –сөт тапшыручылар кесәсенә керми калган сумма. Сыйфатсыз сөт тапшыру очраклары Мәлки, Иске Тәрбит, Со-равыл, Шүширмә, Кошманда һәм башка авылларда күзәтелгән. 
Сөт җыючыларның зарын районның баш ветеринария врачы Илсур Зиади-евка да җиткердек. Ул сөттә антибиотик чыгуның сәбәбен терлекләрне дәва-лаганда кулланылучы антибиотиклы препаратлар, уколлар, дарулардан һәм сыйфатсыз, ягъни, күгәргән ризык ашатуда күрә. Кайбер авырулар вакыт-ында да сөт анализы начараланып китәргә мөмкин икән. Җәй көне сыер җилене дә еш ярыла, шуңа да мазьлар сөрткәндә аның составын укырга киңәш итә. 
– Ветеринарлар сыерларда күзәтелүче кайбер чирләрне дәвалаганда анти-биотиклар куллана һәм ул кан аша сөткә дә эләгә. Бу сөтне 20-25 көн дәва-мында дәүләткә тапшырыр¬га ярамый. Андый сөт кеше сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясый. Шуңа да сыерларыгыз¬ны антибиотиклар белән дәва-лаганда сөтен тапшырудан һәм файдаланудан тыелып торыгыз, – диде Илсур Зиадиев. –Сөттә антибиотик булу-булмавын безнең ветеринария берләшмәсендә тикшертә аласыз. Таләпләр кырыс, чөнки халык сыйфатлы ри-зык ашарга
 тиеш. Таможня берлегенең «Сөт һәм сөт ризыкларының куркы-нычсызлыгы» регламенты нигезендә дә сөттә һәм сөт ризыкларында анти-биотиклар булу рөхсәт ителми, – диде ул. 
Чүти авылында яшәүче Рамилә Щукина берничә авылдан сөт җыя. 
– Җәйге чорда сөтнең майлылыгы югары була. Әмма безгә сөтнең хәтта 1,9 процент кына майлылыкта булуы белән дә очрашыр¬га туры килә. Кыр Буа-сы авылында булган хәлне мисалга китерәм. Бу авылда 18 хуҗалыктан сөт җыябыз, бер көнне һәрберсенең тапшырган сөтен майлылыкка тикшертем. Шулар арасыннан бары өчесенең генә сөте сыйфатлы булып чыкты, ә калганнарыныкы сыпсыек, чөнки су кушканнар. Шуннан соң, нишләп зарланасың, минем гомергә дә сөткә су кушканым юк бит дип, өч кеше шалтыратты. Бу шул сыерларының сөте тиешле майлылыкта булган өч сөт тапшыручы иде инде. Калганнарыннан ник бер шалтырату булсын, – диде ул. 
Сөт җыючыларның тагын бер зары бар. Җәй көне сөт тиз әчи. Шуңа да кичтән сөтле чиләкләрне боз кебек салкын суга утыртып калдырырга, өстен тыгызлап япмаска киңәш итәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев