Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч сырхауханәсе шәфкать туташының сүзләре дә шифалы

Сырхауханә юлын таптамаган кеше сирәктер ул.

Нинди генә авырулар сагаламый безне, олыгайгач бигрәк тә.
Өлкән кешенең күңеле аеруча нечкә була шул аның. Бераз кырын караш күрсәң дә, дертләп китәсең. Шуңа күрә, ачык йөзле, елмаеп каршы алучы табиблар һәм шәфкать туташлары туры килсә, чын күңелдән куанасың. Ә безнең сырхауханәдә андыйлар җитәрлек. Участок шәфкать туташы Ләйсән Зиннәтуллина да нәкъ шундый. "Килдегезме, узыгыз, утырыгыз, арыгансыздыр", – дия-дия, елмаеп каршы ала ул. Аның ягымлы йөзен, акыллы сүзләрен ишеткәч, күңелләр эреп китә инде. Өстәвенә, кирәкле кабинетка да үзе алып килеп, кертеп җибәрә. Менә, ичмасам, шәфкать иясе! "Сырхауханә – сәламәтлекне ныгыту урыны. Бер дә авырмыйча тормыйсың. Саулыгың нык чагында йөрмисең инде аны, авыргач дәва эзләп киләсең", – дип кешенең кәефен күтәрә белә. Сәламәтлек сагында торучыларның барысы да шундый мөлаем булсын иде.
Ә Ләйсәнебез кояш кебек ул. Җылы сүзе белән дә дәвалап, авыруларга өмет чаткысы, яшәү көче өләшүче акыллы "духтырыбыз". Үзеңә дә ныклы сәламәтлек телибез, тормыш юлында гел бәхет кенә елмайсын сиңа, кызым!

Рәфыйк Хикмәтуллин, Кошман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев