Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата

Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.

Иң актив укучыларыбыз безгә үзләренең квитанцияләрен җибәрде. Аларның һәрберсенә номерлар суктык. Бәйгедә барлыгы 103 кеше катнашты. Лоторей билетларын 13 гыйнвар – Россия матбугаты көнендә билгеләдек. Бәхетле билетларны тартып алу өчен почта элемтәсе узелы җитәкчесе Илгиз Баһавиевны чакырдык.

Бәйге җиңүчеләрен кайнар котлыйбыз. Бүләкләрне редакциядән килеп алырга кирәк. Бу юлы бүләксез калучылар бер дә борчылмасын. Мондый бәйгене һәр яртыеллык саен үткәрәбез, шуңа да алда да җиңүләр телибез. Иң мөһиме – сезгә алты ай дәвамында район газетасы килеп торачак! Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт!
Алия Галиуллина- термопот, Иске Чәчкаб авылы;
Наталья Наумова- кәстрүл, Олы Подберезье авылы;
Татьяна Крайнова, җылы юрган, Багай авылы;
Ләбибә Шәмсетдинова, су багы, Олы Кайбыч авылы;
Валерий Тякмяков, көрәк, Камыллы авылы;
Николай Иванов, көрәк, Иске Тәрбит авылы.

Бүләкләр алырга килгәндә, паспорт (беренче һәм прописка битләре), ИНН, СНИЛСның күчермәләре дә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев