Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары”нда шатлык! Ләйсәнебез бәби алып кайтты!

Бу көннәрдә редакциядә сүз үзеннән-үзе Ләйсәнгә барып тоташа.

Аның өченчегә әни булырга җыенганын белүгә үк сүзебез гел шул туачак бәби турында барды, аның белән бергәләп без дә тугыз ай буена кыз көттек. Теләкләребез, Аллаһының “амин” дигән чагына туры килде, кыз тапты!

Әнә шулай итеп, Кошманның иң үрнәк гаиләсе булган Саттаровлар күп балалы әти-әни булды. Тормыш иптәше Илшат, уллары Илсаф белән Илнур, туганнары белән бергә кичә бәбине өйгә алып кайттылар.

Бездә баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче талантлы журналист инстаграмдагы битенә болай дип язып куйган. “Ниһаять, кайтып җиттек! Өебез тәмле-татлы бәби исе белән тулды, тормышыбызның яме тагын да артты. Рәхмәтлемен Ходаема!” 
Бәхетле булыгыз! Кызың да үзең кебек уңган булсын, тупырдап үссен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев