Кайбыч укучылары – бәйге җиңүчеләре
Районыбызның “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче балалар әледән- әле төрле бәйге- конкурсларда катнашып, җиңүләре белән сөендерәләр. Агамдагы елның 31 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә “Технофест – 2018” дип исемләнгән техник иҗат һәм заманча технологияләр буенча республика бәйгесе үтте.
Әлеге бәйгедә Кайбыч “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге шәкертләре дә катнашты. Алар арасыннан Олы Кайбыч урта мәктәбенең 4 класс укучысы Эльмир Гарифуллин (җитәкчесе Сирин Гарифуллин) башлангыч техник модельләштерү номинациясендә беренче урынны яулады. Компьютер графикасы номинациясендә чыгыш ясаган шул ук мәктәпнең 6 класс укучысы Лилия Фәттахова (җитәкчесе Айгөл Солтанова) икенче урынга чыкты. Аларны әлеге дәрәҗәле бәйгедә җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев