Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары эшче һөнәрләр буенча мастер-класста катнашты

Балалар Сабантуенда эшче һөнәрләре буенча мастер-класслар оештырылды. Ул быел 22-27 августта Казанда узачак WorldSkills (Ворлдскиллс) эшче һөнәрләре чемпионатына багышланды. 

Сабантуй территориясенә керүгә үк өр-яңа «К-700» тракторы каршы алды, зур сабан да таккан. Яшүсмерләр шул трактор янында кайнаша, кабинасына да кереп утыралар, техника белән кызыксынулары күренеп тора. 
– Бу трактор безнең «Дубрава» җәмгыятенә әле узган ел гына кайтты, – диде шушы куәтле техниканы иярләүче механизатор Григорий Шебалов, укучыларның сорауларына җавап биреп. 
Болындагыларның игътибарын үзенә җәлеп итеп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы сиренасы яңгырый. Юк, берәүгә дә начар түгел, баш врач Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге медиклар бригадасы беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде. Ә аннан соң укучылар үзләре медиклар роленә керде. «Бәлагә» юлыккан кызның кулын бинтладылар, башка процедуралар да «үткәреп», носилкага салып чаптылар. Ул арада янгын сүндерү машинасы сөрән салды. Янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимов үзенең хезмәткәрләре белән бергә укучыларга эшчәнлекләре турында сөйләде, эш алымнарын күрсәттеләр. Малайларга махсус киемнәр кидерделәр, алар үзләрен чын янгын сүндерүчеләр итеп хис иткәндер, мөгаен. Энергетиклар яныннан да укучылар өзелмәде. Электр монтерлары кебек багана башына менүчеләр дә булды. Нина апалары Вишнякова укучыларга уттан саклану буенча буклетлар, бүләкләр дә бирде. Элемтәче һөнәре белән кызыксынучылар Игорь Канашов һәм аның хезмәткәрләре янында иде. 
Сабантуйда укучыларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыру идеясе бәйрәмне алып баручы педагог Айрат Кәлимуллинныкы булган. 
– Мин үземне укучылар урынына куеп карадым һәм балаларга боларның барысы да кызык булачак дип уйладым. Чөнки төрле һөнәр ияләре белән очрашалар, алар кулланучы техниканы, эш коралларын тотып карыйлар. Мондый күргәзмәләр киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итә, – диде ул. 
Укучыларының түгәрәкләрдә, технология дәресләрендә эшләгән кул эшләреннән күргәзмә һәм мастер-класслар оештыру идеясе – «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Баһавиеваныкы. 
– Әлеге уку елында безнең үзәк аша 53 түгәрәк эшләде һәм анда 687 бала шөгыльләнде, –диде ул. – Мастер-классларда укучыларның осталыклары булуы, эшкә куллары ятуы күренеп тора. 
Хуҗа Хәсән мәктәбе палаткасына керәбез. Матур бизәкләр төшереп тегелгән күлмәкләр дә, чигүле алъяпкычлар да бар, ни генә юк анда. Ә унынчы класс укучысы Лаура Лобурь тегү машинасында кулъяулыклар чигеп утыра. Ул кулъяулык ларны шушы күргәзмә белән танышып йөрүче Альберт Рәхмәтуллинга һәм аның командасына да бүләк иттеләр. 
– Киләчәк һөнәрем нинди булыр, төгәл генә әйтә алмыйм әле. Ә менә укытучыбыз Светлана Бартязова өйрәткәннәрнең барысы да безгә киләчәктә кирәк булачак, – ди Лаура. 
– Электр белән тегү машиналары районның барлык мәктәпләрендә дә бар. Технология укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе буларак, Альберт Илгизәрович янына кереп, шушы машиналарны алуда ярдәм итүен сораган идем. Бу аның район башлыгы булып эшли башлаган елы гына иде әле, – диде Светлана Альбертовна. 
Лаура кебек машинада чигеп карарга теләүче кызлар күп иде. Әнә, Мөрәледән Алия дә машина артына утырган. 
– Балаларга юнәлеш бирүче генә булсын, һәр эшнең җаена тиз төшенәләр, – дип сүзгә кушылды аның полик линикада баш шәфкать туташы булып эшләүче әнисе Лилия Зәйнуллина. – Мөрәле мәктәбендә дә Рушания Мозаффарова аларны күп эшкә өйрәтә. Әле шундый матур халатлар тегеп киделәр, өйдә рәхәтләнеп киеп йөри. 
Иске Чәчкабның калфак лы кызлары әниләренең чын ярдәмчеләре икән. Алия, Язилә, Әдилә, Газизәләрнең токмач җәеп кисәргә куллары килешеп тора. Мәлки укучылары остазлары Светлана Александрова белән оригамины үз иткән, кәгазьдән әллә нинди уенчык-сувенирлар ясыйлар. Колаңгыдан Виталий Клишев белән Илхам Садриев самолетлар макеты ясау буенча Мәскәү кадәр Мәскәүдә беренче-икен че урыннарны яулап кайткан иде. Түгәрәк җитәкчесе Юрий Дунаев белән бу юлы да күргәзмәгә төрле авиамодельләр алып килгәннәр. Федоровскоеда педагог Николай Волковның укучылары да Мәскәүгә кадәр барып җиткән. Былтыргы уку елында, мәсәлән,Сергей Волков су асты көймәләре макеты ясау буенча республикада беренче урынга чыккан. Укучылары Данил һәм Ярослав Романовлар Бөтенроссия Ворлд скиллс бәйгесендә Казанда беренче, Мәскәүдә өченче урынны яулаган.  Бер мәкаләдә генә барлык мәктәпләрнең дә эшчәнлеген яктыртып бетерү мөмкин түгел. Иң мөһиме аларның барысында да укучыларны эшкә өйрәтүгә җитди карыйлар. Күргәзмәдә бу аеруча ачык күренде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев