Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары мультфильм төшерүдә катнаша

Федоровское урта мәктәбенә Казан шәһәренең “Татармультфильм” берләшмәсе хезмәткәрләре килде.

Аларның максаты – ТАССРга нигез салынуның 100 еллык юбилеена әзерлек буенча дәүләт программасы кысаларында “Татарстан Гасыры” проектын тормышка ашыру. 
“Татармультфильм” берләшмәсе хезмәткәрләре Анастасия Чернышова, Дания Хәлимова һәм Илдар Низаметдинов чарада катнашкан укучыларны, аларның укытучыларын әлеге проектның максаты, шартлары белән таныштырды. Әлеге чарада Федоровское, Олы Кайбыч, Мәлки, Бәрлебашы мәктәпләрендә башлангыч, урта классларда укучы 35 бала катнашты. Укучыларга Татарстан тарихына багышланган документаль фильм да күрсәттеләр. Ул фильмда Алтын Урда, Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорыннан башлап, республикабызның бүгенге көненә кадәрге үсеше чагылдырылган. 
Алга таба Анастасия Чернышова укучыларга бәйге шартларын аңлатты, алар спорт темасына рәсемнәр ясарга тиеш иде. Моның өчен өч сәгать вакыт бирелде. Бу проект 2017 елда башланып, быел өченче елын үткәрелә. Үткән ике елда балалар ясаган рәсемнәрне кулланып, мультфильм төшергәннәр. Укучылар бирелгән вакытка сыешып, үзләре ясаган рәсемнәрне тапшырдылар. Ә конкурска нәтиҗә сентябрь аенда ясалачак. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев