Кайбыч укучылары Россиянең Хәрби даны көнен билгеләп үттеләр
11 сентябрь – Россиянең Хәрби даны көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Мөрәле төп мәктәбенең яшь армиячеләр отряды координаторлары Ләйсән Шәрәфиева белән берлектә, Олы Кайбычта урнашкан Җиңү паркында хәрби диңгез флотында хезмәт иткән якташларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл янында “Батырлык дәресе” үткәрде.
Укучылар 1787-1791 елларда барган рус-төрек сугышы чорында Кара диңгездә 1790 елның 28-29 августында (8-9 сентябрь) Федор Ушаков командалыгындагы рус диңгезчеләренең Төркиянең Хәсән-паша командалыгындагы флоты арасында Тендр борыны янында булган бәрелешен искә алдылар.
Әлеге очрашуга шулай ук, Севастополь шәһәрендә хәрби дингез пехотасы гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан Кече Кайбыч авылы егете – өлкән матрос Илмир Ваһитовны да чакырганнар. Ул укучыларга үзенең хезмәт юлы турында сөйләде.
Районда яшь армиячеләр хәрәкәтенең штаб начальнигы Илһам Хөснетдинов укучыларны шулай ук, Чик буе гаскәрләре һәм Германиядә хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлләр белән дә таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев