Кайбыч укытучылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Фотолар
Халыкара укытучылар көне уңаннан район мәдният йортында мәктәпләребездә армый- талмый хезмәт куючы, балалар күңеленә изгелек орлыкары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан, яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларны хөрмәтләделәр.
Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин иң җылы, күңел түреннән чыккан теләкләрен җиткерде.
- Хөрмәтле укытучылар, ветераннарыбыз! Бүгенге көндә укучыларыбыз нинди дә булса уңышларга ирешкән икән, бу беренче чиратта, укытучыларның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Тырыш хезмәтегез өчен сезнең алда баш иеп, олы рәхмәтемне җиткерәм. Ходай Тәгалә сезгә ныклы сәламәтлек, киләчәк эшегездә уңышлар, белемгә омтылучы укучылар бирсен. Районда, һәр авылда нинди генә вакыйгалар булмасын, алар барысы да сезнең белән бергә үтә. Чөнки сез авылның иң абруйлы, хөрмәткә лаек кешеләре. Төп эшегездән кала, җәмәгать эшләрендә актив катнашуыгызга да рәхмәт.Үз чиратыбызда без дә сезгә хәлебездән килгәнчә төрле яклап ярдәм итәргә тырышырбыз. Алга таба да бергә аңлашып, ярдәмләшеп эшләрбез дип ышанып калам, - диде ул.
Ул уңышларга ирешкән укытучыларга дәүләт бүләкләре, район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт, “Салават” җыр театры артистлары чыгышы белән үрелеп барды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев