Кайбыч укытучылары спектакльләр куя
Бу арада укытучыларның эше аеруча тыгыз. Балаларга белем һәм тәрбия бирү, аларны имтиханнарга әзерләүдән тыш, репетициягә ашыгалар. Россиядә игълан ителгән Театр елы уңаеннан районыбызның барлык мәктәпләре дә үз авылларындагы мәдәният йортларында спектакльләр куя.
Мәгариф бүлегеннән безгә спектакльләрнең кайсы көннәрдә булуы турында мәгълүмат җиткерделәр.Апрель башларында Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучылары авыл халкына “Беренче театр” , Надеждино укытучылары «Горя боятся – счастья не видать» спектаклен күрсәтте. 6 апрельдә Ульянковода «В гостях у Мельпомены», Чүтидә “Гөргери кияүләре”, Бәрлебашында “Айлы кичтә бакчада”, Олы Урсакта “Без бит авыл малае”, 11 апрельдә Федоровскоеда “Одна счастливая деревня”, 12 апрельдә Иске Тәрбиттә «Аерылабыз, хуш инде”, Олы Подберезьеда «Барышня – крестьянка», Кошманда “Үз хатыныма өйләнәм”, 19 апрельдә Мәлкидә “Үзебез сайлаган язмыш”, Олы Кайбычта 20 апрельдә “Беренче театр” спектакльләре күрсәтеләчәк. Анда керү бушлай. Борындык мәктәбе укытучылары мартта театраль солянка тәкъдим итте. Иске Чәчкабта педагоглар «Аерылабыз, хуш инде”, Мөрәледә “Әниләр һәм бәбиләр”, Колаңгыда «Кошкин дом», Кече Мәмедә “Хаврук инке чирлене” спектакльләрен куйды инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев