Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ветераннары акчалата бүләк алачак

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә бер тапкыр акча бирелә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан акчалата ярдәм күрсәтелүе турында безгә Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр итте.

Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, элеккеге концлагерь-гетто тоткыннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыныч тормышта вафат булган сугышта катнашучыларның тол хатыннары, камалышта калган Ленинградта яшәүчеләр 75 мең сум акча алачак. Ә тыл хезмәтчәннәренә, элеккеге концлагерь-геттоларның балигъ булмаган яшьтәге тоткыннарына 50 мең сум бирелә. Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, әлеге акча бу елның апрель-май айларында пенсия һәм башка төрле социаль түләүләр белән бергә бирелә, аның өчен Пенсия фондына килеп йөрүнең кирәге юк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев