Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ветераннарына - Президент күчтәнәче

Тиздән Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Районыбызда бүгенге көндә 10 сугыш ветераны, шул исәптән блокадалы Ленинградта яшәүче, һәм 50 ветеранның тол калган хатыны яши.

Аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәмле күчтәнәчләре тапшырылды. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя. Узган ел 9 Май бәйрәмен Кайбыч 16 ветеран белән каршыла-ган булса, быелгы Җиңү көненә алар тагын кимегән. 

Әле балалыктан чыгып та җитмәгән килеш сугыш утына атлаган яшь сол-датлар бүген инде туксаннан узган чал чәчле ветераннар. Сугыш ха-тирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы тере һәйкәлләр алар. Авыл җирлекләре башлыклары кулыннан бүләк алганда да каһарман-нар әнә шул хатирәләрен яңартты. Ветераннарны Җиңү көне уңаеннан авылларда һәм район үзәгендә узачак тантаналы митингларда да көтеп кала-чакларын әйттеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев