Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ветераннарының отчет-сайлау конференциясе булды

Конференциядә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл җирлекләре башлыклары, җирлекләрнең ветераннар Советы рәисләре һәм видеорежимда ТР Ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.

Пенсия яшендәге өлкәннәр арасында җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар күп. Мәдәни чараларда да, спорт ярышларында да, өмәләрдә дә еш күрергә була аларны. Бу яктан алар күпләргә үрнәк. Район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина узган елдагы эшчәнлекләре һәм бу елга куелган бурычлары белән таныштырды.
– Былтыр да, быел да катлаулы шартларда эшлибез, яшибез. Дөньяны коронавирус чолгап алды. Бу өлкән буын кешеләренә аеруча зур куркыныч тудыра. Шуңа карамастан, без Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүдә, Татарстан Республикасы Президентын, җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауларда актив катнаштык. Ветераннар илдә барган вакыйгалардан читтә калмый. Россия халыкларының бердәмлеген сакларга, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләргә, районда яшәүче пенсионерларның активлыкларын арттыруда ярдәм итә, –диде ул.
Узган ел арабыздан китеп барган Чүти авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Василий Уткинны бер минут тынлык белән искә алдылар.
– Сез үз җирлекләрегездә ветераннар, пенсионерлар белән зур эш башкарасыз. Эшчәнлегегез өчен барыгызга да рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Кайбычның 30 еллык юбилеен билгеләп үтүдә дә сезнең ярдәмгә таянабыз, – диде Альберт Илгизәрович.
Конференциядә социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева, үзәк сырхауханәнең баш врачы Гөлнара Сафиуллина, Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Ольга Боярина чыгыш ясады.
Рушания Лотфуллина кабат район ветераннар Советы рәисе итеп сайланды. “Мин сезнең ышаныч һәм өметләрне акларга тырышырмын”, – дип белдерде ул җыелышта катнашучыларга. Аның кандидатурасын Хәбир Иштирәков та хуплады.
Аеруча нәтиҗәле эшләүче авыл җирлекләре ветераннар Советлары рәисләре (рәсемдә) – Олы Подберезьедан Екатерина Елисеева, Ульянководан Нина Стерякова, Кече Мәмедән Нина Дунаева, Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина, Борындыктан Зөлфия Сафиуллина, Багайдан Рушания Камаловага бүләкләр тапшырылды. ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, ветераннар арасында үткәрелгән “Балкыш” VI Республика үзешчән сәнгать фестивалендә төрле номинацияләрдә катнашкан “Березка” (Олы Подберезье), “Рябинушка” (Ульянково), Җәүһәрләр” (Олы Кайбыч), “Палан” (Кече Мәме), баянчылар ансамбльләренә, җыр башкарган Марс Нигъмәтҗановка (Олы Кайбыч), Наталья Быковага (Олы Подберезье), парлап җырлаган Флера Шәмсетдинова (Олы Кайбыч) белән Рәшит Зиннуровка (Кече Кайбыч), оста итеп биегән “Кайбыч кызлары” коллективына дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев