Кайбыч ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
31 августта Россиядә Ветеринария хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 2014 елдан бирле үткәрелә. Шул уңайдан район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев хезмәттәшләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
«Хөрмәтле коллегалар, ветеринария белгечләре! Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм! Районыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен олы рәхмәт сезгә! Ветеринар хезмәте тирән белем, тереклек дөньясын яратуны, сабырлык таләп итә. Мал табибларының үз эшләрен яратып башкарулары районда төрле йогышлы авыруларны булдырмауга, саклык чараларын вакытында күрүгә китерә. Ветеринария хезмәткәрләре лабораторияләрдә һәм участок ветеринария пунктларында, терлекчелек продукциясен җитештерү комплексларында катлаулы да, җаваплы да эш белән мәшгуль. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телим!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев