Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ветеринария берләшмәсенең техника паркы тулыланды

Быел район ветеринария берләшмәсенең техника паркы тагын да тулыланды. Әле шушы араларда гына анда яңа «УАЗ» автомобиле базасында тагылмасы белән яңа универсаль күчмә ветеринария пункты кайтартылды.

Ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев әйтеп узганча, машина һәм күчмә ветеринария пункт­ларын аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов март аенда тапшырган. Ул көнне ветеринарлар гына түгел, Дәүләт нәсел эше хезмәте һәм Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге хезмәткәрләренә дә яңа автомобильләр тапшырылган.
– Әлеге зур ярдәме өчен без Президентыбызга тирән рәхмәтле. Бу тантанада ул Татарстанда миллионга якын кешенең авыл җирендә яшәве һәм нәкъ менә шәхси хуҗалык­ларның республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысына якынын җитештерүен билгеләп узган иде. Ветеринарлар фермаларда, шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләрнең сәламәтлеген кайгырта, алар арасында төрле авырулар килеп чыкмасын өчен профилактик чаралар үткәрә.Терлекчелек тармагын ветеринария хезмәтеннән башка күз алдына да китерүе мөмкин түгел, – диде баш ветеринария врачы. –Күчмә ветеринария пункты ярдәмендә мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү, чистарту, ясалма орлыкландыру, вак йорт хайваннарына оператив чаралар үткәрергә мөмкин. Анда дезинфекция, дезинсекция ясау җайланмасы да бар. Бу автомобиль, авыл җирлегенең алдан чакыруы нигезендә, ветеринария участок пункт­лары булмаган авылларга килеп, халыктагы малларга хезмәт күрсәтәчәк.
Ишегалды тутырып мал асраучыларга бик кулай бу. Ә яңа техника һәм җиһазлар кайтартылуы халыкка ветеринария хезмәте күрсәтүне тагын да уңышлырак алып барырга мөмкинлек бирә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч ветеринария берләшмәсенең техника паркы тулыланды