Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ягы музее яңа экспонатлар белән тулыланды

2022 ел – Кайбыч районы халыкларының мәдәни мирасын саклау елы дип игълан ителгән иде.

Әлеге уңайдан районыбыз авылларында, музейларда, мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелә. Музейларда халыкның үткәне, тарихы саклана. Алар әледән-әле халык тапшырган борынгы эш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары белән баетыла.
Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров әйтүенчә, халыктан тарихи кыйммәте булган яңа экспонатлар акрынлап булса да килеп тора. Кошман авылы имамы Ибраһим Сабиров та күптән түгел үзенең саллы коллекциясен тапшырды.
– Соңгы елларда Кошман, элекке Кобзево авыллары янында металл эзләгеч белән эзләнүләр алып барам. Бу шөгыль минем өчен кызыклы мавыгу. Шуның нәтиҗәсендә тапкан шактый экспонатларны музейга алып килдем. Алар арасында борынгы таш чорында, таштан эшләнгән эш коралы, металл акчалар, сәдәпләр, йорт кирәк-яраклары да бар. Тарихи кыйммәткә ия булган, таштан эшләнгән эш коралын Кошман янындагы басудан таптым. Районыбыз халкы да аларны күрсен өчен, Кайбыч ягы музеена тапшырырга булдым, – диде Ибраһим хәзрәт.
Аның бу гамәлен район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та хуп күрде.
– Шундый табылдыклар бер гаиләдә, шүрлектә тузан җыеп ятканчы, музейга тапшырылса, аны меңләгән кеше күреп сокланыр иде. Менә бу таштан эшләнгән эш коралы белгечләр әйтүенчә, безнең эрага кадәр III-IV меңъеллыкларга карый. Димәк, бу әйберләр Борынгы Мисыр дәүләтендә генә түгел, безнең төбәкләрдә дә шул чорда кешеләр яшәгәнлеген раслый. Бу факт төбәгебез белән горурланырга этәргеч бирә. Шуңа күрә мондый экспонатлар булса, аларны музейга тапшыру хәерлерәк. Чөнки музейда әлеге әйберләрне тапшыручының исеме, фамилиясе дә языла. Димәк, бу кеше үзе дә тарих битләрендә урын алачак. Ә Ибраһим хәзрәткә әлеге гамәле өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Рәмис Рафисович.
Район башлыгы урынбасарының бу сүзләрен Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров та күтәреп алды.
– Дөрес, төбәгебезнең ерак гасырларга барып тоташкан бай тарихы бар. Мәсәлән, безнең музейда Олы Урсак авыл җирлеге территориясендә табылган, таш гасырга караган эш кораллары саклана. Шулай ук, Чүти авылы янында табылган мамонт сөякләре – безнең бәхасез экспонатларыбыз. Без хәзер дә төрле чорларга караган, халыкның өй чормаларында, келәтләрендә сакланган экспонатларны кабул итәбез. Бәлки берничә дистә елдан соң, аларны тапшырган кешеләрнең оныклары, оныкларының балалары бирегә килер. Боларны минем бабамның бабасы тапшырган булган дип, горурлану кичерерләр. Безнең музейның ишегалдында да күргәзмә павильоннары бар, анда элеккеге велосипедлар, мотоциклларны һәм башкаларны урнаштырырга мөмкин. Үзләренә кирәкмәгән, иске әйберләрне безгә тапшырсалар, без аларга рәхмәтле генә булачакбыз. Бу быел игълан ителгән Кайбыч районы халыкларының мәдәни мирасын саклау елында бик урынлы булыр иде, – диде Илдар Абдуллович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев