Кайбыч ягы музеена экспонатлар туплау дәвам итә
Дөньябыз бүген генә барлыкка килмәгән, аның данлы үткәне, борынгысы, бай тарихы бар. Музейлар әнә шул үткәннәр белән бүгенгене тоташтырып торучы урын ул. Аларда сакланучы бай мирас аша әби-бабаларыбызның яшәеше, ул еллардагы эшчәнлек, шул чорда кулланылган көнкүреш әйберләре, күренекле кешеләр тормышы белән танышабыз.
Быел районда игълан ит елгән Музейлар елында ишекләрен ачкан Кайбыч ягы музее да әнә шул миссияне үти. Кыска гына вакыт эчендә халыкның яратып йөри торган урынына әйләнгән әлеге музейны баету өстендә башкарасы эшләр күп әле. Әле шушы көннәрдә генә район Советында узган очрашуда да сүз шул хакта барды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде:
– Районыбызда ныклы нигезле Кайбыч ягы музее ачылды. Анда туган ягыбыз тарихын чагылдырган шактый мәгълүмат тупланды, авыл халкыннан да тарихи яктан зур кыйммәткә ия булган әйберләр җыелды. Ләкин анда экспонатлар барыбер җитәрлек түгел әле. Шуңа да эзләнү эшләрен туктатмаска кирәк. Без бу эштә сезнең ярдәмгә таянабыз, – диде ул киңәшмәгә чакырылган авыл җирлекләре башлыклары, мәктәпләр, музейлар директорлары,тарих укытучылары, мәдәният хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Чит төбәкләрдән килүчеләр музейдагы экспонатларның ни дәрәҗәдә күп булуына карап та эшчәнлегебезгә бәя бирә. Музейга килгән һәркем анда үз авылы турында мәгълүмат таба алыр лык булсын.
Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров әйтеп узганча, музейда сакланучы һәр документ, һәр экспонат безнең үткәннәребез турында сөйли, аларның барысы да яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
– Безнең музейда райондагы һәр авылның тарихы, танылган шәхесләре турында язмалар, фотолар булырга тиеш. Музейга килгән һәр кеше, үз төбәгенең үткәннәре, бүгенгесе, күренекле кешеләре белән танышып, бездән горурлык хисләре белән китәрлек булсын иде. Колхозлашу еллары, сугыштан соңгы колхоз тормышы, илебезнең төрле дәрәҗәдәге бүләкләренә лаек булучылар, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре турындагы фотоларны бик шатланып кабул итәр идек. Киләсе елга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Әлеге олы юбилейга әзерлек кысаларында авыллардан сугышка ничә кеше китүе, күпмесенең туган якларына әйләнеп кайтуы, яу кырында мәңгелеккә ятып калуы турындагы исемлекләрне дә яңадан барлап чыгарга кирәк. Гаилә архивларында аларның фотолары да сакланадыр. Халкыбыз үзенең батыр улларын белергә тиеш. Нинди экспонат булса да, безнең өчен ул кадерле мирас. Сугыш вакытында тракторда эшләгән хатын-кызлар турындагы мәгълүматларыбыз да юк дәрәҗәсендә, – диде Илдар Абдуллович. –Безгә һәрбер җирлектән авыллар тарихы турында мәктәпләр, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән эшләнгән альбомнарыгыз да кадерле булачак. Ульянково авыл җирлегендә бу альбомны әзерләделәр инде. Мәктәп музейларындагы экспонатлардан аеруча зур тарихи әһәмияткә ия булганнары Кайбыч ягы музеенда урын алса, алар белән мөмкин кадәр күбрәк кеше таныша алыр иде.
Тимерне кызуында сугу өчен бу эшләрне 1 декабрьгә төгәлләү бурычы куелды. Альберт Рәхмәтуллин әйткәнчә, авыл җирлекләре әлеге вакытка альбом һәм презентация әзерләүне төгәлли һәм дүшәмбе планеркасында икешәр авыл җирлеге башлыгы шул хакта чыгыш ясаячак. Бу презентацияне авыл җыенында халыкка да тәкъдим итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев