Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ягы музеенда совет чорындагы уку-язу әсбапларына зур урын бирелә, мәктәп формасы да саклана

Хәзерге яшьләрнең ул әйберләрне күргәне дә юк. Сүз дә юк, сугыш, аннан соңгы авыр еллардагы мәктәп инде күптәннән тамырдан үзгәрде.

Ул чордагы балалар беренче хәрефләрен кара белән язган. Моның өчен аларның махсус каурыйлы каләмнәре һәм  кара банкалары булган. Әбиләр сөйләвеннән күренгәнчә, ялгыш тиеп китүдән түгелгән ул каралар киемнәрендә таплар калдырган. Мәктәпкә барганда, кайтканда түгелмәсен өчен, өйдә аерым кара савыты тотканнар.Каурый каләмнең бәясе ике тиен генә булган. Ул каләмнәр, агач пеналлар, кара савытлары инде үткәннәрдә генә калды. Совет чоры укучылары кулланган линейкалар да саклана безнең музейда. Ул елларда логарифмик линейкалар да кулланганнар. Алар төрле озынлыкта – 15-75 сантиметрга кадәр булган. Линейка ярдәмендә кушканнар, алганнар, бүлгәннәр, тамыр дәрәҗәсен билгеләгәннәр, логарифмнарны исәпләгәннәр, тригонометрик функцияләрне үтәгәннәр. Кайбер укучылар өчен бу бик катлаулы булган. Рәсем дәресләрендә «Полицвет» карандашлары, тимер линейкалар, транспортирлар һәм «Кохинор» карандашларыннан файдаланганнар.

Алия ХӘМИДУЛЛИНА, музей хезмәткәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев