Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ЗАГСы начальнигы Чулпан Камалаиева: “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне котлы булсын!”

8 июль – Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Безнең илдә әлеге көнне 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Бәйрәмнең билгесе итеп ро-машка чәчәге сайлана. Әлеге көн уңаеннан район ЗАГСы начальнигы Чулпан Әнвәр кызы Камалиева бәйрәм белән котлый.

“Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелемнән кайнар котлыйм! Безнең илдә бу бәйрәм гаилә бәхетен, гаилә тугрылыгын һәм мәхәббәтне чагылдыра. Тугрылыклы һәм бер-берсен яратучы ир белән хатын булу – берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхет кенә түгел, ул әле зур җаваплылык та. Гаилә – мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул – ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез, ул – безнең иң кадерле нәрсәбез. Бары тик гаиләдә, якыннар белән аралашуда без көч алабыз, алга таба яшәүгә рухланабыз. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, милли мәдәниятне һәм буыннарның тарихи бәйләнешен саклый. Безнең һәрберебез өчен бу көн якыннарыбыз-га, туганнарыбызга, әти-әниләр һәм балаларыбызга игътибар бирү, үзеңне ныклы һәм чиксез бәхетле гаилә итеп тою өчен яхшы сәбәп булуын телим. Бу матур көнне сезгә, хөрмәтле кайбычлылар, ныклы сәламәтлек, рухи ныклык, барлык башлангы-чларыгызда уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!” – диелә әлеге котлауда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев