Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч үзәк сырхауханәсенең участок терапевты йөрәк ишемиясен кисәтү турында сөйләде

Соңгы ун елда халык арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары ешайды. Аларның берсе – йөрәк ишемиясе. Ул катлаулы һәм озакка сузылган атеросклероз нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу үз чиратында кан тамырларының кысылуына китерә. Моның нәтиҗәсендә организмда, шулай ук йөрәктә, кан йөреше начарлана һәм йөрәккә авырлык килә.

Атеросклероз барлык­ка килүнең сәбәпләре: канда холестеринның артуы, тәмәке тарту, югары кан басымы, артык гәүдә авырлыгы, аз хәрәкәтләнү һәм башкалар. Боларны белеп, яшәү рәвешен үзгәртеп, авыруны булдырмый калырга мөмкин. 
Әгәр йөрәк ишемиясе белән авыручы кеше тәмәке тартуын ташласа, гәүдә авырлыгын нормада тотса, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнсә, системалы рәвештә югары кан басымын дәваласа, чирне җиңәр. Бу шулай ук канда холестерин күләменең кимүенә дә китерә. Холестерин – организмдагы химик процессларда катнашучы майга охшаган матдә. Аның канда күп булуы атеросклероз барлыкка китерә. Холес­терин канга ике юл белән керә: организмда барлыкка килә яки хайван чыгышыннан булган ризыклар аша. Холес­теринның күләме бигрәк тә иттә, балыкта, хайван майларында, сөт ризыкларында була. Үсемлек азык­ларында (җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвекләрдә, бөртеклеләрдә) холестерин булмый. Организмда холестеринның артуына тулы майлар сәбәпче. Хайван чыгышыннан булган тулыландырылган майлар  – сыер, сарык һәм дуңгыз итләрендә, казылыкта, сыер маенда, сөт ризыкларында, ә үсемлек чыгышыннан булган майлар маргаринда бар. Тулыландырылмаган майлар көнбагыш, кукуруз, соя майларында була.
Канда холестерин күбәйсә, майлы ризыклар ашауны киметергә кирәк. Моның өчен пешерелгән майсыз тавык һәм күркә ите, балыкларның, сыер ите, сөт ризыклары, кефир, эремчек, сырның майсыз төрләрен куллану киңәш ителә. Шулай ук күкәй сарысын атнасына өчтән артык ашамаска, бавыр, бөер, икра хәм креветкаларны аз кулланырга, кыздырылган ризыкны томалап парда пешерелгән ризык белән алыштырырга, казылыкны бик аз күләмдә ашарга, сыер мае урынына үсемлек мае кулланырга. Әгәр югарыда әйтелгәннәр үтәлсә, канда холестерин күләме кими һәм нәтиҗәдә йөрәк ишмеясе авыруы куркынычы азая.
Артык гәүдә авырлыгы үзеннән-үзе йөрәк авыруын китереп чыгаручы сәбәп булып тора. Шуңа күрә йөрәк ишемиясе чиреннән саклану һәм дәвалау максатыннан артык гәүдә авырлыгын киметергә кирәк. Ябыгырга теләгәнсез икән, җиңел үзләштерелүче углеводларны һәм майларны кулланмаска, азыкның энергетик кыйммәте күрсәткечен киметергә кирәк булачак. Бигрәк тә шикәр, кәнфитләр, кайнатмаларны, кондитер ризыкларын (күп кремлы пирожныйлар һәм тортлар), баллы җиләкле су, тонусны күтәрүче эчемлекләр, баллы кесәлләр һәм компотлар кулланмаска. Боткаларны, камыр һәм күмәч ризыкларын, барлык төрдәге казылыкларны азрак, ә яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга кирәк. Сыеклык куллануны киметсәгез яхшырак. Ачы һәм тозлы тәмләткечләрдән баш тартырга. Алар аппетитны кузгата һәм артык күп ашауга китерә. Куе шулпаларны, ысланган, нык кыздырылган азыкларны кулланмаска кирәк. Аларда күп күләмдә май тупланган, ул тазарта һәм канда холестеринның артуына китерә.
Туклану дөрес булырга тиеш. Без ризыкны көненә 5-6 тапкыр кулланырга тәкъдим итәбез, бу җиңел иртәнге ашны, кичке әбәтне, җиңелчә ашамлык­ларны кертеп. Атнага бер көн үзеңнең рационыңны булдырырга кирәк: 1,5 кг яшь (яки шикәрсез пешкән) алма яки 1,5 кг яшь кыяр, яисә 1,5 кг карбыз, 1,2 литр өсте алынган сөт яки майсызландырылган шикәрсез һәм каймаксыз эремчек һәм 1,2 литр шикәрсез су, җиләк-җимештән эчемлек; яки 500 г караҗимеш (күрәгә) һәм 1,2 литр сыеклык яки 600 мл сок һәм 200 мл су. Бу ризыкларны көненә 5-6 тапкыр бүлеп ашарга кирәк. Диетаны саклау яхшы йогынты ясый, бигрәк тә спорт белән шөгылләнсәң һәм көндәлек гәүдә авырлыгыңны тәртиптә тотсаң.
Практика күзлегеннән чыгып карасаң, нормаль гәүдә авырлыгы кешедә 25 яшьтә була, күп вакытта ул буйдан (см) – 100 алу белән тәңгәл.
Исерткеч эчемлекләр куллану иң куркынычы булып тора. Ул гипертония авыруына китерә, ә бу чир атеросклероз үсешен арттыра, нәтиҗәдә йөрәк ишемиясе авыруы барлыкка килә. Спиртлы эчемлекләр куллану кисәк кенә йөрәк кан тамырлары авыруларыннан килеп чыккан үлем очракларына да китерергә мөмкин. Дөрес туклану буенча тәкъдим ителгән киңәшләрне үтәү кыен түгел. Алар сезгә йөрәк кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итәр. 

Мәдинә Яруллина, 
район үзәк сырхауханәсе 
участок терапевты 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев