Кайбычка Бөтендөнья Татар конгрессы катнашындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова килде
Безнең районда узган очрашуда әлеге оешманың Буа, Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Югары Ослан, Яшел Үзән районы, әлеге районның Норлат авылы, Мари Эл республикасындагы, Кайбычтагы бүлеге җитәкчеләре һәм актив эшләүче хатын-кызлары катнашты.
Очрашу бай тарихлы, ике мәчете, мәдрәсәсе, өр-яңа балалар бакчасы, замана таләпләре буенча төзелгән балалар бакчасы, ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән мәдәният йорты, ел саен диярлек яңа йортлар сафка басучы Кошман авылында узды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина туган авыллары, аның күренекле кешеләре турында бай мәгълүмат бирде. Китапханәче Гөлия Сафиуллина туган авылларында гореф-гадәтләрне саклап калу, хатын-кызлар, балалар катнашында узган чаралар турында сөйләде. “Ак калфак”лылар балалар бакчасында, мәктәптә дә булды. Кадрия Рәисовна бу җирлектәге эшчәнлеккә югары бәя бирде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та туган ягыбыз, эшчәнлегебез турында сөйләде. Кунаклар Олы Подберезье авылындагы икмәк музеен, Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музеен яратып карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев