Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка Гүзәл Удачина килде

Бу атнаның сишәмбесендә районга Татарстан Респуб­ликасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килде. Ул, ТР буенча медицина-социаль экспертизаның Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокук­ларын яклау буенча Республика комиссиясенең җавап­лы секретаре Илсөяр Гарифуллина, әлеге комиссия­нең Кайбычтагы рәисе Фатыйма Бикбова һәм район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән берлектә, Федоровское мәктәбендә булды, районда гражданнарны кабул итте, балалар белән эшләүче оешмаларның эшчәнлеге белән танышты.

Соңыннан балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. 

Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяков бала хокукларын яклаучыларны мәктәп эшчәнлеге, укучылар һәм укытучыларның ирешкән уңышлары белән таныштырды. Алар мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән дә аралашты. Укучыларның бәхет тулы шат йөзләре, кунаклар белән бер дә кыенсынмыйча, чын дуслары кебек сөйләшүләре уңай хисләр уятты. Класслар, ашханәдәге җиһазлар, азык-төлекнең нинди шартларда саклануы, лагерьга көндәлек меню белән танышып чыкканнан соң, Гүзәл Удачина барысыннан да канәгать калуын белдерде. Мәктәп үзе дә, территориясе дә чиста, матур, һәр җирдә тәртип хөкем сөрә. Соңыннан үткәрелгән киңәйтелгән утырышта да бу хакта әйтеп узды. 
– Әлеге мәктәп директорының үз эшенең чын остасы булуы әллә каян күренеп тора. Ул уку-укыту эшчәнлегеннән генә түгел, ә ашханәдәге кайсы суыткычта нинди продукция сак­лануы, азык-төлек белән кемнәр тэмин итүеннән хәбәрдар. Менюда ассортимент төрле – анда яшелчә, җиләк-җимеш тә, ит, сөт ризыклары да бар. Укучылар сыйфатлы ризык белән тук­лана, – диде ул. 
Федоровскоеда ата-­аналар аңа сораулар белән дә мөрәҗәгать итте. Физик мөмкинлекләре чикле баласы булган анага җәйге чорда аны сәламәтләндерү лагерена урнаштыру буенча консультация бирелде. Ул анда рәхәтләнеп ял да итәчәк, медиклар күзәтүе астында сәламәтлеген дә ныгытачак. 
– Андый балалар өчен «Сосновый бор» шифаханәсе территориясендә махсус смена оештырылачак, – диде Гүзәл Любисовна, тиешле координатларны биреп. 
Баласы сәламәтлеге өчен борчылучы икенче анага кайсы медицина учрежденисенә тикшеренергә бару буенча киңәшләр бирелде. Авыл фельдшерлары һәм психологка аңа ярдәм итәргә кушылды. Инвалидлык алу мәсьәләсенең дә уңай хәл ителәчәгенә шик юк. Аналар биргән сорауларның үтәлешен Бала хокук­лары буенча вәкаләтле вәкил һәм җирле хакимият вәкилләре контроленә алынды.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында сүз балаларның җәйге ялын оештыру, мәшгульлеген тәэмин итү хакында барды. Утырыш район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова ата-­ана­­ назыннан мәхрүм калган ятимнәр, опекун, социаль яктан куркыныч гаиләләрдә тәрбия­ләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикле булган балаларның җәйге ялын оештыруга аеруча зур игътибар бирелүе турында сөйләде. Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов укучыларның кайсы лагерьларда ял итүләре турында мәгълүмат бирде. 
– Узган елның декабрендә балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтлеген ныгыту, мәшгульлеген тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия эшли башлады. Моның өчен 2 миллион 306 мең 335 сум акча бүлеп бирелде, – диде ул. – Ялның оештырылган формасы буенча 795 бала тәэмин ителә, шул исәптән 17 мәктәп яны лагеренда 360 укучы (язгы, кышкы каникуллар вакытында – 300), стационар лагерьларда һәм профильле сменаларда 35 бала, биш хезмәт һәм ял лагеренда 100 яшүсмер ял итәчәк. Барлык лагерьлар да янгын сигнализациясе белән тәэмин ителгән, балалар учреждениеләрендә төрле күңелсезлекләр күзәтелгән очракта өстәмә чыгу урыннары, тирә-юненең тотып алынган булуы тикшерелә. Боларның барысы да мөһим әһәмияткә ия. Кайбыч укучыларының башка районнардагы лагерьларда, палаткалы лагерьларда ял итү мөмкинлеге бар, өч актив укучы «Орленок» Бөтенроссия лагеренда ял итәчәк. Каникул вакытында балалар өчен спорт, патриотизм, экология, культура, хезмәткә тарту буенча төрле чаралар үткәрелә. Мәшгульлек үзәге аша сиксәнгә якын укучы эшкә урнаштырыла. Алар гаилә бюджетын тулыландыруда үзләреннән өлеш кертә, каникулларын файдалы итеп үткәрә, коллективта эшләү күнекмәсе ала. 
Гүзәл Удачинаның Кайбыч районына визиты көне буена диярлек дәвам итте. Бездән алган тәэсирләре белән уртаклашып, ул болай диде: 
– Районда балаларны яклаучы комиссиянең эшчәнлеген уңай яктан бәялибез. Федоровское мәктәбендәге җәйге лагерь  җылы тәэсирләр калдырды. Башка мәктәпләрдә дә эш шулай оештырылгандыр дип ышанам. Кайбычта әйткән сүзне вакытында үтиләр, – диде ул Федоровское мәктәбендә белем алучы, коляскада гына хәрәкәтләнүче укучыны мәктәпкә урнаштыруга кагылышлы мәсьәләне хәл иткән чорны искә алып. – Аны классташлары да ярата, гел ярдәм итәргә генә торалар, укуы да яхшы. Сезнең районда опека органы эшчәнлеге дә яхшы оештырылган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балаларны яклау һәм саклауга бәйле проблемаларның барысын да бөтен тирәнлегенә кадәр яхшы белә һәм аны хәл итүдә төрлечә ярдәм итә. Без Кайбычтан зур канәгатьлек хисләре белән китәбез. 
Балалар турында даими кайгыртучы Альберт Рәхмәтуллин әлеге очрашуның бик урынлы икәнлеге һәм бу юнәлештә башкарасы эшләрнең әле шактый  булуы турында әйтте.Тотрык­лы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар турында даими рәвештә кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен педагогларга, авыл җирлекләре башлыкларына тирән рәхмәтен белдерде. 
– Социаль яктан имин булмаган гаилә – балаларга тиеш­ле тәрбия бирелмәгән гаилә ул. Алар өчен барыбыз да җавап тотабыз, дөрес юлга бастыру өчен тырышабыз, чөнки анда сабыйлар үсә. Безгә райондагы һәр бала кадерле, – диде ул, чыгышын тәмамлап. 
Балалар – тормыш чәчәге.  Туган җиребездә бәхетле яшәсен алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев