Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка кооператорлар җыелды

"Авыл районына барасым булгач, мин әлеге сәфәрәмә башта резин итектә килергә җыенган идем.

Ә Кайбычка аяк баскач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Кая карама, чисталык, асфальт юллар, мәктәпләрегез, башка оешмалар матур булып күренеп кала, тротуарлар бар, авыл өйләре төзек, капкалары бизәкле, кыскасы, һәр кеше матур итеп яшәргә омтыла. Күренеп тора, сездә авыл территорияләренең үсеше өчен барысы да эшләнә. Россиядә Татарстанны бай төбәк дип хак әйтәләр. Бу байлыкны шушында яшәүчеләр үзләре тудыра.

Иген басуларыгызны күреп сөендем. Илебезнең кайбер төбәкләрендә ташландык фермалар, чәчелмәгән кырлар очрый. Ә сездә, киресенчә. Алга таба да шулай матур яшәргә язсын, Россия үзенең төбәкләре белән көчле. Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең Кайбычта узучы республика киңәшмәсенә Мәскәүдән килгән Александр Суглобов безгә бәяне шулай дип куйды. Ул Россия Үзәк союзы рәисенең фән һәм мәгариф буенча киңәшчесе, җыелышта кулланучылар кооперациясе системасын товарлар белән күмәртәләп тәэмин итү юллары турында сөйләде. 
Республика районнарының кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек туклануы предприятиеләре, сәүдә оешмалары вәкилләре, технологлар, ТР Кулланучылар берлеге аппараты, төрле министрлыклар вәкилләре - барлыгы 160лап кеше башта район мәдәният йортына җыелды. Анда төрле районнар үзләрендә җитештергән продукциядән күргәзмә оештырган иде. Бөгелмә, Актаныш, Баулы, Зәй, Алексеевск, Кукмара кебек башка ерак төбәкләр дә, күршеләребез Яшел Үзән, Апас, Тәтеш, Буалар да ни генә төяп килмәгән. Ул камыр ризыклары дисеңме, токмач, иттән әзерләнгән деликатеслар, казы, балык, лимонад ише продукцияме, барысы да бар. Күргәзмә белән танышканнан соң, беренче зур төркемне Федоровскоедагы блок-модульле кибет, кулланучылар җәмгыятенең Иске Тәрбит авылындагы кибетен, дару үләннәре, йон ише әйберләр хәзерләүләр пунктын, Мәлкидәге кибетне карарга алып киттеләр. Анда төбәк опреаторлары көнкүреш калдыклары җыю тәртибе турында да сөйләде.

Ә икенче төркем икмәк пешерү комбинатына һәм кафега юл тотты. 
Пленар утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, кооперацияләр эшчәнлегенә тукталды. Кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов болай диде: 
- Агымдагы елның 5 апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучылар җәмгыятьләренең эшчәнлеген тагын да яхшырту буенча безне тыңлаган иде. Әнә шуннан чыгып, ул алдыбызга җитди бурычлар куйды. Бүген Кайбыч районы кулланучылар кооперациясенең эш алымнары белән таныштык. Аны саклап калуда һәм үстерүдәге өлеше өчен Альберт Рәхмәтуллинга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. 
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов Казандагы ярминкәләрдә актив катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. "Кайбыч районын кечкенә дисез, юк, ул республика үсешенә үз өлешен кертүче район", - диде. Кулланучылар җәмгыятен үстерүгә ТР Президенты программалары ярдәм итүе турында да сөйләде. Автолавкалар, блок-модульле кибетләр һәм башкалар- моның ачык мисалы. 


Берлек рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов бу елның беренче кварталындагы эшчәнлекләренә тукталды. Анда Салават Халиков җитәкчелегендәге Мәлки кулланучылар җәмгыятенең төрле позицияләр буенча алда баруы күренде. Кайбычтагы кафе турындагы фикерен дә җиткерде. 
-Бу кафеда көненә 150ләп пирог пешерәләр икән. Ул кадәр пирогны сата аласызмы соң, дип сорагач, җаваплары мондй булды:"Әйе, заказлар күп, пешереп кенә өлгер!" Менә шулай сатып алучылар мәхәббәтен яулап эшләргә кирәк. 
Роспотребнадзор, ветеринария инспекциясе вәкилләре азык-төлекнең сыйфатына куелган таләпләр турында сөйләде. 
Киңәшмәнең максаты да халкыбызны үзебездә җитештерелгән товарлар белән тәэмин итү, производствоны киңәйтү, үз товарың белән башка төбәкләрне дә тәэмин итү, халкыбызны сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итүгә багышланган иде бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев