Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычка Орел шәһәреннән яңа курчаклар кайтты

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләүче «Әкият» балалар курчак театры «Өч кыз» дип исемләнгән татар халык әкияте буенча яңа музыкаль спектакль әзерли.

Планшетлы курчакларны Орел шәһәре мастеры Татьяна Егорова ясаган. Персонажларның шулай матур килеп чыгачагын ул үзе күз алдына да китермәгән. Курчакларның эскизларын курчак театры җитәкчесе Венера Сафиуллина тәкъдим иткән. Яшь артистлар зур түземсезлек белән Орел шәһәреннән посылка көтте. Ул көн килеп тә җитте, ниһаять, кызлар яңа персонажларны кулларына алды. Хәзер алар курчак­лар белән эш итәргә өйрәнә, спектакльгә әзерлек башланды. «Әкият» театры артистларына уңышлар һәм тамашачы мәхәббәтен яулауларын телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев