Кайбычка яңа табиблар кайтты
Врачларны авылларга эшкә кайтаруга юнәлдерелгән “Авыл табибы” дип исемләнгән федераль программа 2012 елдан бирле эшләп килә. Башта бу программада 35 яшькә кадәрге белгечләр генә катнаша алса, узган ел аның шартлары үзгәрде һәм хәзер ул 50 яшькә кадәрге табибларны да үз эченә ала. Бу программада катнашучыларга торак шартларын яхшырту өчен бер миллион сум күләмендә акча түләнә. Район үзәк сырхауханәсенә онколог, офтальмолог, терапевтлар, стоматолог һәм башка врачлар җитешмәгән чорлар да булды. Кадрлар мәсьәләсен уңай хәл итәргә нәкъ менә шушы программа ярдәм итә дә инде. Аның ярдәмендә безгә 16 врач эшкә кайтты.
Бу елның сентябрендә район үзәк сырхауханәсе тагын ике табибка тулыланды. Бездә Башкортстан Республикасының Аскын районыннан ирле-хатынлы Йосыповлар эшли башлады. Кайбычка җиде йөз чак¬рымлап ара узып килгән бу гаилә анда егерме ел дәвамында халык сәламәтлеге сагында торган.
Ерак араларны якын итеп безнең якларга кайткан табиблар Кайбычка ничек килеп эләккән соң?
–Район сырхауханәсенә акушер-гинеколог кирәк иде. Без бу хакта ТР Сәламәтлек сак¬лау министр¬лыгына да хәбәр иттек. Федераль программа буенча эш сорап мөрәҗәгать иткән 43 врачның икесе безгә эшкә кайтты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да моны хуплады, аларга район үзәгеннән фатир бирелде, – диде районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина. – Безгә кайткан Барый Йосыпов – участок терапевты, беренче категорияле врач, шул ук вакытта врач-рентгенолог та булып эшли. Аның тормыш иптәше Гүзәл Сәфәргалиевна һөнәре буенча акушер-гинеколог, беренче категорияле врач. Икесе дә Уфа шәһәрендәге медицина институтын тәмамлаган.
Баш табиб әйткәнчә, Йосыповлар безнең районда әле чагыштырмача аз эшләсәләр дә, коллективта бик тиз үз кешеләргә әйләнгән, авырулар да яратып өлгергән үзләрен, гел җылы фикерләрен генә җиткерәләр икән.
Форсаттан файдаланып, врачларның үзләре белән дә аралаштым.
– Безнең Татарстанга күченеп килүебез кызыбыз Азалиянең быел Казан федераль университетына укырга керүе белән бәйле. Аңа якынрак булыйк дип, Татарстан Сәламәтлек сак¬лау министрлыгына эш сорап мөрәҗәгать итәргә булдык, – диде Барый Альбертович. – Җавапны озак көттермәделәр, без инде 7 июльдә Кайбыч белән танышырга килдек. Аны беренче күрүгә үк ошаттык: биредә матур, чиста, авылны төзек йортлар бизи, бөтен җирдә чәчәкләр үсә. Сентябрьдә тулысынча күчендек. Кичләрен көн дә урамда йөрибез, саф һава сулыйбыз. Азалия дә ялларга кайтырга җыенганда, өйгә, ягъни, Кайбычка кайтам ди, аны үз итте. Улыбыз Динар Олы Кайбыч урта мәктәбендә дүртенче класста укый.
– Татарстан, чыннан да, матур җир, – дип сүзгә кушылды Гүзәл Сәфәр¬га-лиев¬на. – Биредә кешеләр дә ачык күңелле, позитив, алар белән аралашырга җиңел.Авыруларны нәтиҗәле дәвалау өчен бар тырышлыгыбыз¬ны куеп эшлибез.
Йосыповлар Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге коллективка да рәхмәтле. “Хезмәттәшләребез ачык, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Коллективтан уңдык, алга таба да шулай бер-беребезгә ярдәм итешеп эшләрбез дип уйлыйбыз”, – ди алар.
Акушер-гинеколог сүзләренә караганда, ул көненә уртача 22-24 хатын-кызны кабул итә, 32 хатын йөклелек һәм бала табу буенча исәптә тора, ел азагына кадәр алты бала тууы көтелә.
Без аралашкан арада участок врачы кабинеты янына авырулар да җыелып өлгергән. “Күбесенчә олы яшьтәге кешеләр гипертония, шикәр диабеты, йөрәк, салкын тию авырулары белән килә. Чират булдырмас¬ка тырышабыз. Иртәнге сәгатьләрдә аеруча кеше күп була. Ләкин аларның барысы да авыру түгел. Кайберләре диспансеризация уза, шофер правасына яисә эшкә урнашканда медицина тикшерүе үтә, анализларга юллама алалар”, – ди Барый Альбертович.
Хәзер аларның төп бурычы, үзләре әйткәнчә, район халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев