Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар быел да Урмай Сабантуенда гөрләтеп кайтты

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар барды.

Күрше Чувашия Республикасында узучы милли бәйрәмдә безнең район Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән икенче елын катнаша. Үзенең сәламләү чыгышында Альберт Илгизәрович милләттәшләребезгә, биредә яшәүче төрле милләт вәкилләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын җиткерде. Бәйрәмдә Чувашия Республикасының Дәүләт Советы депутаты Петр Краснов, Комсомол районы башлыгы Рәмис Мансуров, администрация башлыгы Александр Осипов, Урмай авыл җирлеге башлыгы Минзаһит Зәйнуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Алар Кайбыч районыныда яшәүче төрле милләт вәкилләренең кунакчыл йортлары белән танышты. Һәр йортта җыр-биюләр, тәмле ризыклар белән каршыладылар аларны.
Безнең районның мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдән төшмәде дә диярлек. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә алар бай программа әзерләп килгән. Җырладылар, биеделәр, халык уеннары оештырдылар, иң өлкән әбигә – ак шәл, иң өлкән бабайга – түбәтәй бүләк иттеләр. Рамилә Рузалитовна үзе дә, Татарстанның халык артисты, безнең “Авыл денс” халык бию төркеменә йөрүче балаларны биергә өйрәтүче хореограф Алгиз Фәйзуллин үзе дә урмайлыларны биетте. Бу бию төркеменең “Мишәр” биюе Чувашиядә милләтебезне, татар телен, мәдәниятен саклауга зур өлеш кертеп калдырган Фәрит Гыйбатдиновның якты истәлегенә багышланды. Альберт Илгизәрович аның тормыш иптәшенең иңенә ак шәл салды, әнисенә (ул быел килә алмаган иде) дигән бүләген дә тапшырды.
“Икенче елга да безгә килегез. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга чын бәйрәм ясап китәсез”, дип озатып калды безне милләттәшләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев