Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Чуашиянең Комсомол районының Урмай авылы Сабантуенда гөрләтеп кайтты

Чуваш илендә милләтебезне, туган телебез, мәдәниятебезне саклап яшәүче татар авылында узучы бәйрәмгә район Татарстан исеменнән барды.

Республиканың һәр районы диярлек чит төбәкләрдә яшәүче милләтәшләребез яшәгән төбәкләрдә әнә шулай республикабызның йөзен күрсәтеп кайта. Гадәттә, ул бәйрәмгә татарлар гына түгел, шул төбәктә яшәүче башка милләт вәкилләре дә килә. Сабантуйның милләте юк аның.
Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч белән чиктәш Комсомол һәм башка районнар белән гомер-гомергә аралашып, дус-тату яшәвебезгә басым ясады. Чувашиядә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын җиткерде.
Бәйрәмдә Комсомол районы башлыгы Рәмис Мансуров, администрация башлыгы Александр Осипов, Урмай авыл җирлеге башлыгы Минзәет Зәйнуллин, Чувашиянең миилләтләр һәм архив эше буенча министры урынбасары Георгий Богуславский, ЧР Дәүләт Советы депутаты Петр Краснов, Чувашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Алар кайбычлыларның зур әзерлек белән килүләренә тирән рәхмәтләрне белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев