Кайбычлылар, «ЭКОяз 2018» бәйгесендә катнашырга мөмкин
Быел да «ЭКОяз 2018» бәйгесе игълан ителә һәм ул #АЙДАВЫХОДИ! девизы белән узачак.
Моның өчен өмәләрдә, экологиягә багышланган төрле чараларда катнашу турындагы фото, видеоларны инстаграмга #эковесна2018 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Әлбәттә, инстаграмда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына язылу мөһим. Бәйге кысаларында агачлар утырту, сыерчык оялары ясау буенча төрле акцияләр уза, мәктәпләрдә экологиягә багышланган дәресләр үткәрелә, укучыларга Татарстанның флорасы һәм фаунасы турында сөйләячәкләр. «ЭКОяз 2018» йомгаклары буенча республикадагы иң яхшы гаилә Кырымга ял итәргә китәчәк. Бәйге “Экомәктәп”, “Экогаилә”, “Экопредприятие”, “Эковуз”, “Экобакча” (балалар бакчалары өчен), “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар, берләшмәләр өчен), “Экоүзәк” (шәһәр балалар экологик-бирологик үзәкләр өчен) номинацияләрендә үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев