Кайбычлылар җиңү яулады
25 декабрьдә, Олы Кайбычтагы үзәк чыршыны ачу тантанасыннан соң, “Кайбыч” боз мәйданында уйнаучы тренер Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге Кайбыч һәм Апас районнары командалары хоккей буенча иптәшләрчә очрашу үткәрде.
Беренче периодта исәпне апаслылар ачты. Озак та үтмәде, кайбычлылар исәпне тигезләде. Икенче периодта якташларыбыз икенче алканы кертеп, алга чыктылар. Уенның хәл иткеч моментлары өченче периодка калган булып чыкты. Нәтиҗәдә Кайбыч командасы апаслылар капкасына барлыгы 7 алка кертеп, 7:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев