Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар Казанда ярминкәдә сәүдә итте

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр узган шимбәдә Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы Ямашев урамы каршындагы мәйданда сәүдә итте.

Ярминкә белән танышкан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшләр белән идарәчесе Илсур Камалтдинов кайбычлыларның тиешле әзерлек белән килүен билгеләп үтте.
Ярминкәгә Кайбыч икмәк пешерү комбинаты, “Август-Кайбыч”, Мәлки “СЛ-Агро”, “Кайбыч сөте”, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятьләре “Йолдыз” кооперативы ит-сөт, икмәк-булка изделиеләре, камыр ризыклары, яшелчә, ярмалар белән сәүдә итте. Ике атна элек узган
ярминкәдәге кебек, бу юлы да 3 миллион сумга якын товар саттылар. Ярминкәнең чираттагысына 16 апрельдә барачаклар. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев