Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, халык саны исәбен алу быел октябрьдә уза

Россиядә халык саны алу 2020 елның 1 октябрендә башланып, 31 октябрьдә тәмамланырга тиеш иде.

Моннан тыш, кеше күп яши торган төбәкләрдән читтә урнашкан урыннарда һәм ерак районнарда халык санын алу 1 апрельдән башланырга тиеш булган. Ләкин коронавирус эпидемиясе шартларын исәпкә алып, Росстат бу эшләрне соңгарак күчерергә карар иткән иде.
Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия»нең халык санын алуны октябрь аена күчерү инициативасы белән килешкән. Федерация Советы вице-спикеры, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак Путин үткәргән киңәшмәдә Бөтенроссия халык санын алуны октябрь аена күчерергә тәкъдим итте. Ул моны сайлау алды кампаниясе башлануы белән аңлатты.
Иң зур яңалык – теләүчеләр дәүләт хезмәтләре порталында халык саны алуны мөстәкыйль рәвештә уза ала. Халык санын алучылар өйдән-өйгә йөргәндә, махсус планшетлар кулланачак. Халык санын алу 1-31 октябрьдә узар дип көтелә. Әлеге хәбәрне район статистика бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев