Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, кулланучылар хокукларын беләсезме?

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында кулланучылар тарафыннан еш яңгыраучы сорауларга җаваплар урнаштырыла. Үз хокукларыңны белеп тору кирәк, шуңа да без бу мәгълүматны Кайбычтагы укучыларыбыз игътибарына да җиткерәбез.

– Беренче чиратта кирәкле социаль әһәмияттәге азык-төлек товарлары исемлегенә нинди продуктлар керә? 
Җавап: 
1. Сыер ите (сөяксез иттән тыш) 
2. Дуңгыз ите (сөяксез иттән тыш) 
3. Сарык ите (сөяксез иттән тыш) 
4. Тавык ите (тавык ботларыннан тыш) 
5. Туңдырылган, чистартылмаган балык 
6. Атланмай 
7. Сыек май 
8. Сөт 
9. Тавык йомыркасы 
10. Шикәр комы 
11. Аш тозы 
12. Кара чәй 
13. Бодай оны 
14. Арыш, арыш-бодай икмәге 
15. Бодай оныннан икмәк һәм күмәч ризыклары 
16. Шомартылган дөге 
17. Тары ярмасы 
18. Карабодай ярмасы 
19. Токмач 
20. Бәрәңге 
21. Кәбестә 
22. Башлы суган 
23. Кишер 
24. Алма

– Интернет аша заказ бирелгән товардан баш тартып буламы? 
Җавап: Әйе, сез товардан баш тартуга хокуклы. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ законының 26.1 статьясы нигезендә, кулланучы товардан, үзенә тапшырганчы, теләсә кайсы вакытта, товарны тапшырганнан соң – җиде көн эчендә баш тартуга хокуклы. 
Кулланучының, тиешенчә сыйфатлы булып, индивидуаль-билгеле бер үзенчәлекләргә ия булган товардан, әлеге товардан фәкать аны сатып алучы кулланучы гына файдалана алган очракта, баш тартуга хокукы юк. 
Сатучыга язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. Закон нигезендә билгеләнгән срокта законлы таләпләрегезне үтәүдән баш тартылган очракта, судка кадәр тәртиптә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кайбычтагы бүлегенә язмача гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз.

 – Кредитка мобиль телефон сатып алган идем. Берничә тапкыр ремонтлатканнан соң, башка телефонга алыштыруны тәкъдим иттеләр. Алыштырудан баш тартып, акчаны кире кайтаруларын таләп иттем. Тик, янәсе кредитка алынган товар акчасы кире кайтарылмый, дип, минем таләбемне үтәмәделәр. Бу законга сыешлы хәлме? 
Җавап: Юк, законга сыешлы хәл түгел. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы  РФ законының 24 статьясы нигезендә, кредитка сатып алынган сыйфатсыз товарны кире кайтару очрагында кулланучыга товарны кире кайтару көненә түләнгән кредит күләмендә акчасы кире кайтарыла, шулай ук кредит биргән өчен түләү чыгымы каплана 

– Пластик тәрәзәләр куюга килешү төзегән идем. Тик файдалану барышында, куйганнан соң җиде ай узгач, тәрәзәләрдә җитешсезлекләрне күрергә туры килде. Тәрәзә куючы, гарантия срогы чыккан инде, дип раслый. Килешүдә чыннан да, гарантия алты ай тәшкил итә, дип язылган. Сатучыга үз таләпләремне куярга буламы? 
Җавап: Сез үз таләпләрегезне куярга хокуклы. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы  РФ законының 29 статьясы нигезендә, килешүдә күздә тотылган гарантия срогы ике елдан ким булып, башкарылган эштәге җитешсезлекләр гарантия срогы чыккач, әмма ике ел эчендә ачыкланган икән, мондый җитешсезлекләрнең эш нәтиҗәләрен кабул итүенә кадәр яки бу вакытка кадәр барлыкка килгән сәбәпләр буенча килеп чыкканлыгын раслаган очракта, кулланучы үз таләпләрен куя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев