Кайбычлылар Кырымдагы “Алтын мәйдан” Халыкара фестиваль-бәйгесендә катнаша
Иске Чәчкабның «Ак калфак», Каргалының «Сударыня», Олы Подберезьеның «Березка» фольклор коллективлары, район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова белән берлектә, “Алтын мәйдан” Халыкара фестиваль-бәйгесендә катнаша.
Фестиваль Кырымның Черноморски районының Межводный бистәсендә быел бишенче тапкыр оештырыла. Ул 17-27 августта уза. Кайбыч талантларына «Алтын мәйдан» фестиваль-бәйгесенә баруда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да теләктәшлек белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев