Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар кышкы спорт төрләре белән дус

Кышкы спорт төрләрен яратучы кайбычлылардан бары тик көнләшергә генә кала. Соңгы елларда дәүләт программалары ярдәмендә район үзәгендә саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән шартлар тудырылды: боз шугалагы һәм чаңгы базасы сафка басты. Кайбыч халкы, диванга сузылып ятып, телевизор карауга караганда, яшәү рәвешен үзгәртеп, саф һавадагы актив ялга күбрәк өстенлек бирә. Спорт объектларына халык күп йөри микән? Узган якшәмбедә әнә шул хакта белештек.

Ял көне чаңгы базасы иртәнге сәгать уннан кичке тугызга кадәр эшли. Монда төштән соң халык күпләп килә булып чыкты. Шулай туры гына килде микән, мин барган көнне дә чаңгы трассасында халык шактый иде. Күршеләрем – Хафизовлар гаиләсен дә биредә очраттым. Илсөя кызы Сиринә һәм улы Илназ белән монда еш була.
– Барыбыз да бергә килсәк, үзебезнең чаңгылар гына җитми. Илназ аларны чаңгы базасыннан прокатка ала. Бу бик уңайлы. Атнага өч-дүрт тапкыр дус- туганнарыбыз белән әлеге паркта күрешәбез. Биредә барлык шартлар да тудырылган: прокатка спорт инвентарьларын алырга була, ял итү өчен утыргычлар куелган, чаңгы юлы яктыртылган. Элегрәк кичке вакытта юлны күрү өчен балаларның баш киемнәренә фонарь беркетергә туры килә иде. Хәзерге уңайлыклар өчен без район башлыгына рәхмәтле, – диде Илсөя.
Күршеләребезнең туганнары һәм дуслары – һәвәскәр чаңгычы Альберт Ярхәмов, Фаил Шаһивәлиев, Илүсә Бәдретдинова, Гөлшат Ярхәмова һәм аның улы Ришат да биредә. Альберт абый ике ай эчендә 400 чакрым ара үткән, бу Мәскәүгә кадәр ярты юл дигән сүз. Татарстан юллары буенча исәпләсәк, Чаллыга кадәр. «Декабрьдә һәр көнне сигез чакрым ара үттем. Гыйнвар аенда дүрт чакрымга кадәр киметтем», – диде ул. Ике айдан аңа 80 яшь тула!
Илназ белән бергәләп чаңгы базасына үтәбез. Аягыбыз җиңел булды – безнең артыбыздан ук Наил Габдерәхимов һәм Камалиевлар – абыйсының улы Идрис белән Зөлфия, аларга кунакка кайткан Гөлфия һәм аның кызы Динә дә килде.
– Кичә боз шугалагына бармакчы идек тә, барып чыкмады. Аның каравы, бүген чаңгыга чыктык, – диде Гөлфия. – Динә спортны ярата, йөзү белән шөгыльләнә.
Безне базаның «хуҗасы» Хәмзә Сибгатуллин ачык йөз белән каршы алды. Махсус бүлмәдә номерлар сугылган, төрле үлчәмдәге йөз пар чаңгы һәм аяк киеме бар. Базага күпме кеше йөрүе белән кызыксынам.
– Күбесе үз чаңгылары белән килә. Чаңгыны ике сәгатькә бирәбез, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге сәгать уннан кичке тугызга кадәр, сишәмбедән алып җомгага кадәр с 16.00-21.00 сәгатьләрдә эшлибез, дүшәмбе – ял көне, – диде ул.
Шул арада трассада халык тагын да күбәйде. Биредә полиция ветераны Марс Нигъмәтҗановны да очраттым. Хезмәте таләп иткәнчә, үзен формада тоту өчен даими рәвештә спорт белән шөгыльләнеп, ул аның белән тәмам дуслашкан. Укучылар да шактый. Менә Фирзәр Миңнуллин, Ризван Гарифуллин, Альбина Гобәева һәм Зилә Баһавиева да килде. Барысының да йөзләре алсуланган, үзләре елмаялар. Алар парк¬ка мәчеттәге дәресләрдән соң килгән. Анда өлкәннәр балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйләгән, спорт белән шөгыльләнергә, чаңгы һәм тимераякта шуарга тәкъдим иткәннәр. Димәк, үсеп килүче яшь буын олыларның сүзенә колак сала, аларның киңәшләрен тота.
Чаңгы базасы урнашкан «Сабантуй» паркыннан Бәрле елгасы буйлап шугалакка да чыгарга мөмкин. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре тротуарны кардан чистарткан. Ольга Вәлиуллинаның оныклары кечкенә әле, аларга чаңгыга басарга иртәрәк. Шуңа күрә алар паркта һава сулап йөри. Һава торышы да шундый матур бит!
Ял көннәрендә кичләрен Олы Кайбычтагы боз шугалагы тирәсендә музыка һәм тимераяклар чыңын ишетергә мөмкин. Фәнил Гарәфетдинов инстаграмда моннан туры эфир алып барды. Алар шугалакка гаиләләре белән килгән. Тормыш иптәше Гөлсем белән олы уллары Булат тимераякта оста шуа, икенче уллары Фәрхәт әле өйрәнеп кенә килә. Булаттан кала, барысы да тимераякны прокатка ала. Ә киләчәктә хоккейчы булырга хыялланучы Булатның үз тимераяклары бар. Гөлсем белән Фәнил әйтүенчә, кечкенәләре Динә дә монда килергә атлыгып тора, иң беренче булып киенә дә, ишек төбенә килеп баса икән. Бишәүләп бергә паркка чаңгы шуарга да йөриләр. Кыскасы, спорт сөюче бу гаилә әнә шулай сәламәтлекләрен ныгыта. Кыш әле дәвам итә, шуңа күрә, булган мөмкинлектән файдаланып, шугалакка һәм чаңгы базасына ешрак йөрергә кирәк. Бу яхшы кәеф бүләк итеп кенә калмый, сәламәтлеккә уңай йогынты да ясый бит.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев