Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, Рамазан шәриф ае якынлаша, беренче тәравих намазы кайчан укылачак икәнен беләсезме?

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Барча мөэмин-мөселман кардәшләребезне якынлашып килүче изге Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәбез Аллаһы Тәгалә барчабызга да бу изге айда уразалар тотып изге гамәлләр кылып, гөнаһларыбызга тәүбәләр кылып үткәрергә насыйп әйләсә иде. Быел Рамазан шәриф ае 16 май көнне башлана беренче тәравих намазы 15 май көнне укылачак.

Мөселман кардәшләребезне Рамазан шәриф аен каршы алырга һәм тәравих намазлары укырга 15 май көнне кичке 21 сәгать 18 минутка чакырып калабыз. 
Аллаһы Тәгалә Рамазан ае турында Коръәни кәримдә мөэминнәргә бу сүзләр белән мөраҗәгатъ итә. «Әй, мөэмин бәндәләр, әүвәл замандагы мөэминнәргә фарыз кылынган кебек, тәкъвалыгыгыз артсын өчен, Рамазан аенда ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды, ягъни мәҗбүр ителде». (Бәкара 184). Бу аятьтә Раббыбыз Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан аенда ураза тотуның мәҗбүрилеген күрсәтә. Гозере булганнар, ягъни шәригать хөкемнәре нигезендә ниндидер сәбәпләр аркасында ураза тотмау рөхсәт ителгән, яисә гомүмән ураза тота алмаган кешеләр рамазан аеннан соң, гозерләре беткәч калган уразаларын каза кылалар, ә инде гозерләре бетми торганнар тиешле урыннарга фидия садакаларын биреп өсләреннән бурычларын төшерәләр. Быел голәмәләр шурасы фидия сәдәкасының күләмен 200 сумнан зәкәтнең нисабын 210 мең сумнан билгеләделәр. 
Икенче бер аяттә Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: 
Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез ураза тотсын. (Бәкара 185). Рамазан аенда ураза тоту ислам баганаларының берсе булып тора. Рамазан аеның башка айлардан өстенлегенең берничә сәбәбе бар. Бу айда аять-аять булып, аерым сүрәләр булып җир йөзенә Коръән иңә башлый. Бу айда кадер киче була. Изге гамәлләр кылып гөнаһлардан арыну. Шушыларны аңлаган һәр кеше Рамазан аенда сәбәпсез бер генә көндә уразасын калдырмас. 
Рамазан аен кеше ашау-эчүдән һам якынлык кылудан сакланып кына түгел, бәлки бөтен начар гадәтләрдән тыелып үткәрә. Шуңа күрә дә ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманы ныгый. Рамазан аена кергән һәрберебез булдыра алган кадәр яхшы якка үзгәрергә тырышыйк. Булдыра алган кадәр сабырлыкка омтылыйк, рәнҗетүләргә түзик, бер-беребезнең начар якларын күрмәскә тырышыйк. Рамазан ае – сабырлык ае, Аллаһы Тәгалә озын, өссе көннәрдә уразаларыбызны сабырлык белән тотуны насыйп әйләсә иде. Рамазан ае – шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае. Бу айда аеруча мәрхәмәтле булырга тырышыйк. Мохтаҗларгә, ятимнәргә ярдәм итүдә бу айда аеруча зур тырышлык күрсәтик. Ата-аналарыбызга һәм бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк. Чөнки бу айда җәннәт ишекләре ачылып, җәһәннәм ишекләре ябыла. Бу айда догаларыбызны арттырыйк, чөнки бу айда догалар кабул була, гөнаһлар кичерелә. Аллаһы Тәгалә һәммәләребезгә дә Рамазан аена саулык- сәламәтлек, иман байлыгы белән ирешеп, уразаларыбызны камил рәвештә тотып, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә ирешүче бәхетле колларыннан насыйп кылсын. 

Дамир Гыйниятуллин, Кайбыч районы мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар, Рамазан шәриф ае якынлаша, беренче тәравих намазы кайчан укылачак икәнен беләсезме?