Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар, район үзәгендәге туган якны өйрәнү музеена экспонатлар туплауда актив катнашыйк!

Район үзәге – Олы Кайбыч авылында туган якны өйрәнү музее ачу буенча зур эш алып барыла. Аның өчен элеккеге милиция, соңрак хәрби комиссариат урнашкан бина бирелүе, анда капиталь ремонт үткәрелүе турында без газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Хәзер ул тулысынча әзер, заман таләпләренә туры китереп ремонтланды. Алга яңа бурыч килеп баса: музейны тарихи яктан әһәмиятле, Кайбыч халкы өчен истәлекле, безнең үткәннәребезне чагылдыручы экспонатлар белән тулыландыру зарур. Бу атнаның дүшәмбесендә туган якны өйрәнү музееның попечительләр советы утырышында да сүз шул хакта барды.

Әлеге утырышны Кайбычның үткәне, бүгенгесен яхшы белүче район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды. 
– Туган якны өйрәнү музее өчен бирелгән бина хәзер танымаслык булып үзгәрде, ул бүгеннән экспонатлар кабул итәргә әзер. Кайбыч халкы өчен тирән мәгънәгә ия булыр­дай әйберләрне туплау эшенә, минемчә, авыллардагы мәдәният йортлары хезмәткәрләрен, китапханәчеләр, укытучыларны, укучыларны җәлеп итәргә кирәк, – диде ул. – Эзләсәң, сорашсаң, һәр авылда элек кулланылышта булган һәм тарих белән бәйле әйберләр бар. Аларны туплап, иң зәвыклыларын сайлап алып, булачак музейга  тапшырырга кирәк. Безнең фикер буенча, музейда унбер теманы яктырткан экспонатлар урын алачак. Боларга мәгариф, дин, җир эшләре, туку, кирпеч сугу, чүлмәк ясау, урманчылык, сәнгать, умартачылык һәм башка темалар кертелә. Шул темага кагылышлы экспонатларны барлау мөһим. Тупланган материаллардан әкренләп экспозиция булдырыла. Биредә шулай ук туган якны өйрәнү, туган ягыбыз табигатенә, Кайбычның күренек­ле кешеләренә багышланган бүлекләр, күргәзмәләр, утырышлар үткәрү урыны булачак, төрле тематик экспонатлар урын алачак. Музейның ишек алдында татар йортын чагылдырган махсус бина булачак. Анда шулай ук, атлар асрау темасын яктырткан экспонатларга зур урын биреләчәк. Экспонатларның кайсы авылдан, кемнән алынуы, әйбернең атамасы язып алына. Музейга экскурсиягә килүчеләр аның чыганагын белергә тиеш. Попечительләр советының алдагы утырышларына авылларда тарих белән кызыксынучыларны да чакырырга, аларның да фикерен тыңларга кирәк.
Рәмис Рафисович әйтүенчә, музейга килеп керүгә район картасы, шунда ук авыллар исемлеге язылган интерактив такта да урнаш­тырыла. Килгән кеше үзен кызыксындырган авыл язылган төймәгә баскач, тактада шул авыл тарихы турында мәгълүмат чыгачак.Утырышта катнашучылар экспонатларны җыю, урнаштыру буенча үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. 
Кайбычлылар, әйдәгез, бу эшкә барыбыз да актив кушылыйк һәм музейны баету­га үз өлешебезне кертик. Ә халкыбыз җәүһәрләре иң кадерле мирас ул. Музейдагы экспонатлар, экспозицияләр аша туган ягыбызның үткәне, мәдәнияте, күренекле кешеләре турында күбрәк белергә була. Бу яшь буын өчен дә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев