Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, судан сак файдаланыйк!

Авыл халкы бакчада яшелчә, бәрәңге үстерә башлагач, су куллану бермә-бер арта. Шул сәбәпле, кайбер авылларда эчәр су белән тәэмин итүдә проблемалар килеп туа, су бетә һәм бу, үз чиратында, ризасызлык тудыра. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җәй айларында судан нәтиҗәле файдаланырга чакыра.

Берәүгә дә сер түгел, озакка сузылган яңгырсыз көннәрдә кайбер кешеләр яшелчәгә генә түгел, бәрәңге бакчасына, агачларга, җиләк плантацияләренә дә көн-төн су агыза. Колонкага тоташтырылган шлангасын бакчасына сузып куя да, су көне буена гына түгел, төнлә дә шулай әкрен генә агып ятарга мөмкин. Югыйсә, салкын суның үсемлекләргә файдасы бер дә юк. Олы Кай-быч, Иске Чәчкаб, Борындык, Колаңгы, Бәли, Олы Тәрбит авылларында су-дан файдалануда башбаштаклыкны үз күзләре белән күреп кайткан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та, агрономнар да салкын суның туфракны тыгызлавын әйтә, диде. “Мондый ваемсызлык булганда, башня-ларга даими су тутыру гына үзенең нәтиҗәсен бирми. Насослар тәүлек әйләнәсе эшли, суүткәргечләр төзек, ә су җитми. Дөрес, яңгырлы көннәрдә краннан су килә башлый. Кайберәүләр, без суга түлибез бит, ди. Әмма бак-чага су сиптерүчеләр аны нормативтан артыграк файдалана. Шуңа да андыйларга карата чаралар күрер¬гә мәҗбүр булачакбыз. Авыл җирлек-ләрендә рейдлар оештырылачак. Бу янгыннардан саклану өчен дә кирәк. Әгәр ут-күз була калса, кычкырып янабыз бит,” – диде ул. Судан саксыз файдалану нәтиҗәсендә проблема килеп туа. Кемдер бакчасына су агыза, ә икенчесе чәй куярга да тилмерергә тиеш түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев