Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, сыйфатсыз товар сатып алган очракта нишләргә кирәклеген беләсезме?

15 март – Кулланучылар хокукларын яклау көне иде. Әлеге дата сатып алынган товарларның һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты мөһимлегенә игътибар юнәлтү максатыннан барлыкка килгән. Чөнки алар сәламәтлеккә, гаилә иминлегенә һәм яшәү дәрәҗәсенә йогынты ясый.

«Сезгә сыйфатсыз товар сатып алырга туры килгәне, профессиональ булмаган дәрәҗәдә хезмәт күрсәткәннәре яки үз хокукларыгызны якларга туры килгәне булдымы?» дигән сорау белән без кайбычлыларга мөрәҗәгать иттек. 
Кайбер җавапларны газета укучыларыбызга да ирештерәсе килә. 
Олы Подберезьедан Екатерина Елисеева хокуклары бозылу очракларын исенә төшерә алмады. «Азык-төлекне шәхси эшмәкәр кибетеннән дә, кулланучылар җәмгыятенекеннән дә алам, – диде ул. – Ипи һәрвакыт тәмле һәм пакетка салынган була, атнага өч тапкыр камыр ризыклары да китерәләр. Сөт һәм балык ризыклары да һәрвакыт яңа була, зарланырга сәбәп юк. 
Федоровскоедан Валерий Захаров та барысыннан канәгать, зары юк. 
– Бераз гына кәефем кырылып алды, – диде кибетләрнең берсендә очраган ханым. – Сәбәбе – куллану вакыты ике ай элек чыккан конфетлар иде. Эшләнү вакытын карап алмаганга үзем гаепле. Икенче көнне коробканы ачар алдыннан миңа бу хакта кызым әйтте. Ул, кибеткә барып, конфетларны кире тапшыр­ды. Ә сатучы гафу үтенүне кирәксенмәгән, күңелдә юшкын калды. Без бит сәүдә хезмәткәрләрләренең үз эшләрен намус белән башкаруына ышанабыз, ә алар моннан файдаланалар. 
Исем-фамилиясен күрсәтмәвебезне сораган газета укучыбыз да күңелен бушатты. Казандагы сәүдә йортларының берсеннән кыйммәтле кышкы аяк киеме сатып алган ул. Чек һәм гарантия кәгазен бирәләр, ләкин озак шатланырга туры килми. Бер атнадан аяк киеме иске кебек күренә башлый. Саклап кына киеп йөрсә дә, буявы да кубып чыга. Сатучы товарын яңадан кабул итә, ләкин теләмичә генә. 
Әлеге мәсьәлә буенча белешмә мәгълүмат алу максатында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль органының Кайбычтагы вәкиле Анна Гыйләҗевага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә районда «Кулланучылар хокукы турындагы» законның ничек эшләве, тикшерүләр һәм кулланучылар белергә тиешле хокуклар турында сөйләде. 
– Соңгы арада кулланучылардан шикаятьләр кергәне юк. – Аларның хокуклары бозылуга юл куймау максатында, быелның мартында «Алга» җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Нурмөхәммәтова Т.Г. кибетләрендә һәм Колаңгы авыл җирлеге белгечләре белән закон таләпләренең үтәлеше буенча семинар-­уку үткәрелде. 
Әгәр дә сатучы яки хезмәт күрсәтүче законлы таләп­ләрегезне үтәүдән баш тартса, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль органының Кайбычтагы бүлегенә 2-11-75 номеры буенча кайнар линиягә шалтырата аласыз. Сезнең проблемаларыгызны чишәргә ярдәм итәрбез. 
Шулай ук «Халык контроле» системасы да кулланучылар мәнфәгатьләрен кайгырта. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар, сыйфатсыз товар сатып алган очракта нишләргә кирәклеген беләсезме?