Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычлылар цифрлы телевидениедән Татарстан каналын да карый ала

Цифрлы телевидениене сайлаган кайбычлылар хәзер рәхәтләнеп 20 каналны бушлай карый. Алар шул каналлардан күңелләренә хуш килгән тапшыруларны тапкан инде.Татарстанда 14 октябрьдән цифрлы телевидение гә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк.

Тәтеш шәһәрендәге ретр ансляторының сигнал трансляциясе, челтәр сыйфаты өчен җаваплы хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, цифрлы телевидениене кабул итүгә әзерлек эшләре дәвам итә.
– Безнең төп максатыбыз – районда цифрлы телевидениегә күчүне проблемаларсыз оештыру. Цифрлы телевидение күрсәтмәсә, бу хакта халык белән элемтәдә торуда җаваплы кеше –авыл җирлеге башлыгына җиткерергә кирәк, алар моны тиешле урыннарга хәбәр итәчәк, – диде әлеге мәсьәләне үз контролендә тотучы район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев. – Цифрлы телевидениегә күчүчеләр Татарстан каналларын карый алмауларына борчылмасын иде. ТНВ тапшыруларын тугызынчы каналдан (Общественное российское телевидение) карап була, ул иртән һәм кич белән өчәр сәгать күрсәтә. Хәзерге вакытта документларга бәйле мәсьәләләрне хәл итү ахырына якынлашып килә. Бу хакта Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәгенең Тәтештәге филиалының цех начальнигы Венера Мустаева да хәбәр итте.
Кайбычлыларның Татарстан телевиденисен караудан мәхрүм калулары турындагы борчылулары, димәк, урынсыз. Әлеге мәсьәлә Татарстан халкы файдасына хәл ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев